Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарда бик матур итеп мал табибы диләр, хайван табибы дип әйтүче сирәк – Таһир Һадиев

Дәүләт Советы депутаты ветеринария хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.

Татарда бик матур итеп мал табибы диләр, хайван табибы дип әйтүче сирәк”, - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев ветеринария белгечләрен хөрмәтләү тантанасында. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе тармак хезмәткәрләрен Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән тәбрикләп, исәнлек-саулык теләде.

“Ветеринарлар монда да яхшы үрнәк күрсәтә. Әле бер белгечлек, юнәлешнең дә Казанның иң матур залында шундый тантаналы чара уздырганы булмагандыр. Бу - тармакның мөһимлеген күрсәтә. 25 ел элек республиканың беренче Президенты, Хөкүмәт сезнең хезмәтнең өстенлеген билгеләгән. Чыннан да, сезнең хезмәт сыйфат өчен җавап бирә. Кешеләр кибеткә барганда, файдалы сөт һәм сәламәтлеккә куркынычы булмаган азык-төлек алабыз, дигән ышаныч белән бара. Нәкъ менә сез шушы күләмле эшне башкарасыз”, - дип мөрәҗәгать итте Таһир Һадиев.

Депутат ветеринария берләшмәләренең цифрлы икътисадны да үзләштерүләрен билгеләп узды. “Бүген “Меркурий”, башка системаларны да авыл хуҗалыгында нәкъ менә сез башладыгыз. Миңа сезнең белән эшләү бик ошый. Без, депутатлар, еш кына терлекчелек һәм башка сораулар буенча очрашып сөйләшәбез. Татарда бик матур итеп мал табибы диләр, хайван табибы дип әйтүче сирәк бит. Мал ул байлык дигәнне аңлата, аны сез арттырасыз. Һәр төбәктән килми бу эш, 2 млн тонна сөт савабыз. Россия Федерациясе Президенты да әйтте: киләчәктә 45 млрд долларлык товар экспортка озатылачак. Ә бездә товар бар, аны сез тәэмин итәсез. Мин җитәкчегез Алмаз Габдерәүф улыннан да, хезмәт хакы күпмегә артты, дип сорадым. “Ике тапкыр” диде. Әйдәгез, алга таба тагын ике мәртәбә артсын, дип телик”, - дип белдерде Таһир Һадиев.

Чыгышыннан соң, тармак алдынгыларына Дәүләт Советы Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев