Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камал театры яңа сезонда җиде премьера тәкъдим итәчәк

Театрның беренче премьерасы 4 -7 ноябрь көннәренә билгеләнгән.

Яңа сезонда Камал театры тамашачыларга биш режиссер куйган җиде премьера тәкъдим итәчәк. Аларның дүртесе зур сәхнә өчен булса, өчесе кече сәхнә өчен эксперименталь әсәрләр. Бүген театр җитәкчелеге сезон ачылыр алдыннан журналистлар белән очрашып, планнары белән уртаклашты.

Матбугат конференциясендә театр директоры Илфир Якупов, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев, режиссерлар Илгиз Зәйниев, Айдар Җаббаров һәм театрның әдәби бүлек мөдире, театр белгече Нияз Игъламов катнашты.

Камал театры сезонын 5 октябрьдә үзенең традицион “Зәңгәр шәл” спектакле белән ача. Ә беренче премьера 4 -7 ноябрь көннәренә билгеләнгән. Ул - Чыңгыз Айтматовның “Гасырдан да озын көн” романы буенча “Мәңгелек буран” спектакле. Режиссеры – Илгиз Зәйниев.

Декабрьдә драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевның “Бию пәрие” спектакле премьерасы көтелә. Төп рольдә – Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов. “Бию пәрие” - Илдус Габдрахмановның юбилеенда куелган театральләштерелгән кичәнең, спектакль дәрәҗәсендә үстерелүе. Илгиз Зәйниев спектакльнең жанрын хореографик комедия дип билгеләде. Биюләрне театрның балетмейстеры Сәлимә Әминова куйган.

Күптән түгел ГИТИС тәмамлаган яшь режиссер Айдар Җаббаров Александр Володинның “Пять вечеров” пьесасы буенча “Санаулы кичләр” спектаклен куя. Сәхнә әсәре Резеда Гобәева тарафыннан татарчалаштырылган. Рольләр бүленгән. Төп рольләрдә Рамил Төхфәтуллин белән Люция Хәмитова. Айдар Җаббаров бу әсәрне сайлавын кешеләр мөнәсәбәте һәм мәхәббәтнең һәрчак актуаль булуын белән аңлатты.

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев драматург Мансур Гыйләҗевнең Камал театры өчен махсус язылган “Исәнмесез” пьесасы буенча спектакль куячак. Жанры - комик драма.

Кече сәхнәдә яшь драматурглар Энҗе Гыйззәтова, Сөмбел Гаффарова һәм Гүзәл Сәгыйтова пьесаларын Рамил Гәрәев, Олег Кинҗәгулов һәм Фәрит Бикчәнтәевләр сәхнәләштерә. Нияз Игъламов өч пьесаны баштарак альманах буларак күзалласа да, Фәрит Бикчәнтәев аларны өч мөстәкыйль спектакль итеп күрә.

113нче сезонда шулай ук Россияның атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның, Татарстанның халык артистлары Гөлсем Исәнгулова һәм Раушания Юкачеваның, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановның юбилей кичәләре үтәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев