Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Аккумулятор урлаучыны табарга видеокүзәтү җайланмасы ярдәм иткән

12 августта сәгать төнге 2дә билгесез зат тышкы ишектә урнаштырылган пыяланы ватып Новотроицкое авылында урнашкан «Апельсин» кибетенә үтеп керә. Биредә ул 3112 сумлык товар урлый. Бу җинаятьне ачыклауда ярдәм сорап район эчке эшләр бүлегенә гариза керде. Кибеткә видеокүзәтү җайланмасы урнаштырылган була. Аның ярдәмендә җинаятькә Комсомолец поселогында яшәүче затның катнашы булуы ачыклана. Соңыннан әлеге зат бу факт буенча тулысынча гаебен танып үзе килә. 

2 сентябрьгә каршы төндә «Тукай азык-төлек корпорациясе»нең Куады авылы каршында урнашкан ферма биләмәләрендә торган Acros-530 комбайныннан 17980 сумлык ике аккумулятор батареясы юкка чыга. Әлеге очрак буенча да район эчке эшләр бүлегенә гариза керә. Куады авылына алып баручы юлда урнаштырылган видеокүзәтү җайланмасыннан күренгәнчә, әлеге җинаятькә Nissan Almera автомобилен йөртүче затның катнашы булуы ачыклана. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган оператив-тикшерү чараларыннан соң, кырын эштә шикләнелүченең Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче икәне ачыклана. Соңрак әлеге зат бу җинаятен тулысынча таный, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев