Новотроицкое укучылары тарихи дәрестә катнашты
Белем бирү учреждениеләрендә дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан ачык дәресләр уза. Шуларның берсе Новотроицкое авылы мәктәбендә 8-9 сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Биредә башкарма комитетның архив бүлеге җитәкчесе Нэля Хәзрәтова да катнашты.
– Һәр районның, шул исәптән авылларның тарихы бай, ә тарих архивта саклана. Архивтагы документлар безгә үткәннәрне өйрәнү мөмкинлеге бирә. Бүген без архив турында сөйләшербез, – дип дәресне ачып җибәрде татар теле укытучысы Инсия Маликова.
Укучыларга «Новотроицкое авылы тарихы – архив документларында» презентациясен тәкъдим итте ул.
– Элек безнең авыл Уфа губернасының Минзәлә өязенә кергән булган. Шуның өчен авыл турындагы материаллар да нәкъ менә Уфа шәһәре архивында саклана. Бу архивтан әлеге фотоларны минем сыйныф укучысының әти-әнисе алган, – дип үз презентациясен тәкъдим итте Инсия Фиркатовна.
Укучылар ачлык елда төшерелгән балаларны, элеккеге чор мәктәп бинасын, авыл йортларын, үзәк урамны, шулай ук Новотроицкое авылының 1852 елда төзелгән чиркәвен, су тегермәннәре фотоларын кызыксынып карадылар.
Дәрес барышында укучылар архивның тарихы турында сөйләделәр, «архив», «архивариус» төшенчәләренең нәрсә аңлатуы турында да фикер алыштылар.
– Иремнең әтисенә өч яшь булганда, аның әтисе Габдулла сугышка китеп, бер хәбәрсез югала. Озак еллар хатыны һәм өч баласы аның турында берни белмичә яшиләр. Тик 2016 елда архив материаллары буенча Габдулла бабайның 1943 елда ук әсирлеккә эләгүе һәм шунда яралардан вафат булуы ачыклана. Ә соңрак без балалары, оныклары Мемориал.ру сайты аша бабайның әсирлектә булган фотосын һәм бармак эзләрен дә таптык. Гаҗәеп! Бу архив хезмәтенең кешеләр өчен бик мөһим булуын аңлата бит, – диде Инсия Фиркатовна үз тормышындагы архив белән бәйле очрак турында сөйләп.
Дәрес вакытында укучыларда «Шәҗәрәне ничек табарга?» дигән сорау туды.
– Иң беренче чиратта авыл советына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәр авылда хуҗалык кенәгәләре алып барыла. Аннары инде милли архивка барып, метрика китаплары ярдәмендә кирәкле мәгълүматны табып була. Санкт-Петербург шәһәрендә исә исәпкә алу битләре саклана. ТР дәүләт хезмәтләре күрсәтү Интернет-сайты аша да архив белешмәсе ясатырга мөмкин, – дип жавап бирде башкарма комитетның архив бүлеге җитәкчесе Нэля Хәзрәтова.
«Архивның иң борынгы документы нинди?», «Архив дәүләт хезмәтенең структурасы нинди?», «Документлар ничек саклана?» кебек сораулар да бирделәр укучылар.
Дәрес барышында укучыларда Маликовлар гаиләсенең тарихи документлар күргәзмәсе зур кызыксыну уятты.
– Балалар, биредә минем каенанам – хәзерге көндә мәрхүмә Фәридә Әбсәләмова гаиләсенең кадерләп җыелган һәм сакланган документлары. Иң борынгы документ – 1939 елгы туу таныклыгы, – дип күрсәтте укытучы.
Ачык дәрес әлеге документларны карау белән тәмамланды. Укучылар тәнәфес вакытында да әле озак вакыт шул документлар турында сөйләштеләр, күргәзмә янында бергәләп кесә телефонына фотога да төштеләр. «Бу фото сыйныф архивын тулыландырыр», – диделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев