27 июль 2022 яңалыклары
-
Ильбухтино авылындагы - шәхси музейда кунакта
Әҗмәкәйдән бер төркем, олылар һәм кечеләр Ильбухтино авылында урнашкан музейда булдык. Әлеге шәхси музейны Сергей Морозов Владимир улы булдырган. Без тарихи материалларны күреп, Сергей Владимировичның тырышлыгына сокланып кайттык.
-
Хәйрия акциясе старт ала
Яңа уку елы алдыннан Тукай районында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»республика хәйрия акциясе башлана. Әлеге акция ярдәмендә авыр тормыш шартларына дучар булган гаиләләрдәге балаларга ярдәм күрсәтергә һәм аларны мәктәпкә әзерләргә, кирәк-яраклар сатып алырга мөмкин. Бу акция Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә. Бу уку елында 523 баланы беренче сыйныфка кабул итү планлаштырыла.
-
Район укучылары урманчылар слетына китте
27-29 июль көннәрендә Лубян урман-техник колледжы базасында Кукмара районы Лубян авылында ТР мәктәп урманчылыкларының «цифрлы урман»V слеты узачак. Чара мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында үткәреләчәк.
-
Биш округта сайлаулар узачак
Сентябрь аенда Тукай районының биш округында өстәмә сайлаулар узачак. Сайлаучыларга Биклән, Кама, Мәләкәс, Новотроицкое һәм Сәмәкәй авыл җирлекләре Советларына депутатлар сайларга туры киләчәк.
-
Фотокүргәзмә эшли
Круглое Поле поселогы китапханәсендә "Табигатьтә шулкадәр матурлык!" дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырылды. Барлык фотолар да бистәдә яшәүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән, чөнки һәркем матурлыкны үзенчә күрә.
-
Хастаханәдә үзгәрешләр
Тукай районы үзәк хастаханәсендә авыруларны дәвалауда шартлар уңай якка үзгәреп тора.
-
Сабантуена Төмәнгә киттеләр
Республикабых хакимияте Тукай муниципаль районына Төмәндә Сабантуен оештырыруны йөкләде Ул Төмән шәһәре белән бер көнне, 30 июльдә узачак.
-
Кем яңартыр?
Калмия авылы мәдәният йортында танылган шагыйрь, якташыбыз Рәшит Гәрәй истәлегенә куелган элмә такта тора. Әммә ул искереп, төссезләнеп укый алмаслык дәрәҗәгә килгән.
-
“Балкыш”та алкышлар тынып тормый
Районыбызның “Балкыш” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балалар тавышы, чыр-чуы тынып тормый. Биредә мәдәният өлкәсендә, сәнгатьтә, иҗат белән шөгелләнүче укучыларның яңа сменасы башланып китте. 75 бала ял итеп, көч туплап, төрле спорт ярышларында катнашып, иҗадый бәйгеләрдә көч сынашып, яңа уку елына әзерләнәчәк.
-
Кисәтү такталары исән - сау булу өчен кирәк!
Тукай районы сулыкларында су коенулар тыелган яр буйлары шактый. Авылларда елга-күлләр янында “Биредә су коену катыгый тыела!” дигән язулы такталар куелмаган.
-
“Кыр кораблары” имтихан тотты
«Икмәк барысына да баш», «Икмәк – тормышның нигезе» дип ипи турында халык телендә бик күп әйтемнәр, мәкаләләр туган. Чыннан да, икмәк табында иң кадерле, иң кыйммәтле ризыкларның берсе ул. Аның юлы авыр һәм мактаулы. Үткән шимбәдә районда узган «Комбайннар парадын»да да бу хакта сүз күп булды. Район башлыгы Фаил Камаев хуҗалыкларда эшләүчеләрнең хезмәте, яшь кадрларны авылга тарту, аларга ярдәм күрсәтү, кызыксындыру чараларын күрү мәсьәләләре турында да шактый сөйләде. Ләкин бу көнне бар игътибар тиздән кырларга чыгачак комбайннарга юнәлгән иде.