Район укучылары урманчылар слетына китте
27-29 июль көннәрендә Лубян урман-техник колледжы базасында Кукмара районы Лубян авылында ТР мәктәп урманчылыкларының «цифрлы урман»V слеты узачак. Чара мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында үткәреләчәк.
Слетта 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 кеше катнашачак, барлыгы форум 200 дән артык кешене җыячак. Безнең район данын инглиз телен тирәнтен өйрәнүле Шилнәбаш урта мәктәбенең “Натуралист " клубы укучылары яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев