“Балкыш”та алкышлар тынып тормый
Районыбызның “Балкыш” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балалар тавышы, чыр-чуы тынып тормый. Биредә мәдәният өлкәсендә, сәнгатьтә, иҗат белән шөгелләнүче укучыларның яңа сменасы башланып китте. 75 бала ял итеп, көч туплап, төрле спорт ярышларында катнашып, иҗадый бәйгеләрдә көч сынашып, яңа уку елына әзерләнәчәк.
Ә инде 11 августан “Балкыш”та спорт өлкәсендә аеруча уңышка ирешкән балалар ял итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев