Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кыр кораблары”  имтихан тотты

«Икмәк барысына да баш», «Икмәк – тормышның нигезе» дип ипи турында халык телендә бик күп әйтемнәр, мәкаләләр туган. Чыннан да, икмәк табында иң кадерле, иң кыйммәтле ризыкларның берсе ул. Аның юлы авыр һәм мактаулы. Үткән шимбәдә районда узган «Комбайннар парадын»да да бу хакта сүз күп булды. Район башлыгы Фаил Камаев хуҗалыкларда эшләүчеләрнең хезмәте, яшь кадрларны авылга тарту, аларга ярдәм күрсәтү, кызыксындыру чараларын күрү мәсьәләләре турында да шактый сөйләде. Ләкин бу көнне бар игътибар тиздән кырларга чыгачак комбайннарга юнәлгән иде. 

Комбайн - механизаторның эш нәтиҗәсе күрсәткече ул. Ир канаты – ат, дигән сыман, урып-җыю вакытында ул комбайнчының тугры дусты да, ярдәмчесе дә. Ә начар әзерләнгән техника урак вакытында шактый гына югалтулар китерергә мөмкин.   
 Урып-җыю техникасын кабул итү иртәнге сәгать җидедә «Р-Агро» хуҗалыгынннан башланып китте. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов, идарәнең механизация буенча консультанты Газинур Хөснуллин һәм «Россельхозцентр» идарәсенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдиновтан торган комиссия иң элек хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов белән исәнләшеп, уңышны җыеп алуга, куркынычсызлык техникасына кагылышлы документлар белән танышып чыктылар. Аннары, «Р-Агро» механизаторлары белән сөйләштеләр. 
– Быел урак өсте җиңелләрдән булмаячак. Шулай да безгә тырышып эшләргә, кырдагы икмәкнең бер бертөген дә югалтмыйча җыеп алуны максат итеп куярга кирәк, – диде Фаил Мисбах улы.  
 Аннары коммиссия бер-бер артлы комбайннарның әзерлеген тикшерергә, сынарга тотынды. Нәтиҗәдә, техниканы яхшы әзерләгән механизаторларга район башлыгы акчалата премияләр тапшырды. 
 «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак авылы бүлекчәсе үзенең комбайннарын ялан кырга тезеп куйган иде. «Нью-Холланд», «Акрос», «Тукано» һәм башка маркалы 20ләп комбайн бер сафка, матур итеп тезелеп куелган иде. Механизаторлар да махсус эш киеменнән булып, бу хуҗалыкта да тәртип, оешканлыкның барлыгына ишарә итте. Быелгы уракта комбайнннарын иярләүче ир-егетләр белән аралашып, техниканы сынап караганнан соң, биредә дә үз эшен намуслы башкарган механизаторларга премия өләштеләр. 
 Ә менә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта чын-чынлап бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Комбайннар каршында, милли костюмнардан, гармун көйләренә кушылып, Иске Абдул җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре, җирле артистлар концерт башлап җибәргәннәр иде. Элек-электән, авыл агитбригадалары әнә шулай төшке аш вакытында урак өстендә эшләүчеләрнең күңелләрен күтәрә торган булганнар. Иске Абдул җирлегендә шул матур гадәтне онытмаганнар, аны әле дә саклап киләләр. 
 Гомумән алганда, «Комбайннар парады»на барлык Иске Абдул, якындагы Мерәс, Останково авылы халкы җыелды дисәк, арттыру булмастыр.Башлыча, бу Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта эшләүчеләрнең якын кешеләре, туганнары, балалары, хуҗалыкның башка тармакларында эшләүче хезмәттәшләре иде. Биредә, хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин белән бергә Иске Абдул җирлеге башлыгы Резеда Сафина да бар иде. Җирлек башлыгының шушындый чарада катнашуы, хуҗалык тормышы белән хәбәрдар булуы да хөрмәт, үзара тыгыз хезмәттәшлек турында сөйли. 
– Бүген биредә күргән күркәм гадәтләр сакланып килсен иде, башка җирлекләрдә дә, хуҗалыкларда да чагылыш тапсын иде. Монда гаҗәеп дустанә, күңелле мохит хөкем сөрә, – диде Фаил Камаев, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның һәм авыл җирлегенең оешканлыгына сокланып. 
 Соңыннан, авыл хәзрәте белән бергә, борынгы гореф-гадәт белән һәммәсе дә уракка җиңел кереп китү, булган икмәкне исән-имин җыеп алу, кырларда эшләүчеләрнең саулыгына багышлап, дога кылдылар. Ул арада, комбайннарны сынау да башланып китте. Бер-бер артлы алышынган комбайннар артыннан җирдәге җәелмәдә бер генә ашлык бөртеге дә калмады. Бу техниканы тиешле шартларга туры китереп, таләпләрне үтәп әзерләнгәнлекнең нәтиҗәсе. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта моңа электән үк зур әһәмият бирделәр, бүгенге көндә дә аңа тугры булып калалар.
 Комиссия тикшерүеннән соң, район башлыгы хуҗалыкның барлык механизаторларын, комбайнчы ярдәмчеләрен премия белән бүләкләде. Хуҗалык ветараннары,  яшьләр, тәҗрибәле механизаторлар, ындыр табагында эшләүчеләр – беркемне дә игътибарсыз калдырмадылар. Марат Сафин да хуҗалык исеменнән аларның һәркайсына акчалата премияләр өләште. Аннары һәммәсе дә кырда оештырылган кыр кухнясында бер гаилә сыман кайнар аштан авыз итеп, чәйләр эчтеләр. 
 «Гигант» хуҗалыгында да комбайннар яхшы әзерләгән. Төзәтәсе җирләрен төзәтеп, һәммәсен дә сафка бастырганнар. 
– Булдыргансыз егетләр, хәзер инде урак вакытында армый-талмый, исән-имин эшлисе генә кала, – дип, район башлыгы аларны мактап, быелгы уракның үзенчәлекләре турында сөйләшеп, аларга уңышлар теләде. 
«Ярыш» хуҗалыгы да үзенең күршеләреннән калышмый. Мөмкинлекләрен табып, җиренә җиткереп биредә дә комбайннарны таләпләргә туры китереп әзерләгәннәр. Хуҗалыкта зур тәҗрибәгә ия механизаторлар белән бергә яшьләрнең эшләве дә комиссия әгъзаләрен сөендерде. 
 «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгындагы комбайннарда да шактый гына яшь механизаторлар эшли. Үсмер чактан комбайн ярдәмчесе булган егетләр, өлкәнрәк иптәшләре белән беррәттән үзләре дә комбайн иярли хәзер. 
– Алмаш әзерләү турында уйларга, яшьләрне авылга тартырга кирәк. Ә бу нинди дә булса кызыксындыру чараларысыз, ярдәмнән башка гына булмый. Менә шул хакта да уйларга кирәк, – дип ассызыклады район башлыгы Фаил Камаев хуҗалык җитәкчесе Газинур Вилданов белән сөйләшкәндә. 
 «Комбайннар парады»нда каралган техниканың әзерлегеннән комиссия әгъзаләре кәнагать калды һәм хуҗалык җитәкчеләренә киңәшләрен, тәкъдимнәрен биреп, район хуҗалыкларының уракка әзерлегенә уңай бәя бирде. 
      
   
Алсу Тимерханова 
Автор фотолары
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев