Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәйрия акциясе старт ала

Яңа уку елы алдыннан Тукай районында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»республика хәйрия акциясе башлана. Әлеге акция ярдәмендә авыр тормыш шартларына дучар булган гаиләләрдәге балаларга ярдәм күрсәтергә һәм аларны мәктәпкә әзерләргә, кирәк-яраклар сатып алырга мөмкин. Бу акция Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә. Бу уку елында 523 баланы беренче сыйныфка кабул итү планлаштырыла.

Бүгенге көндә аларның йөзгә якыны ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә яши. Алар әлеге акция кысаларында комплектланган портфельләр тапшырылачак. Шулай ук уку елы дәвамында районда «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» акциясе дә узды, аның барышында предприятие һәм оешма җитәкчеләре, сәүдә фирмалары һәм челтәрләре директорлары, эшмәкәрләр мәктәп укучыларын укыту һәм тәрбияләү өчен шартлар тудыруга һәм яхшыртуга ярдәм иттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев