25 март 2018 яңалыклары
-
Чаллы укучылары Мәскәүдә фестивальдә чөгендер эшкәртү һәм чистарту конвейеры төзегәннәр
Кече төркемдәгеләр робот почтальон ясап, икенче урынны яуладылар. Мәскәүдә "Робофест" дип аталган зур масштаблы фестиваль булып узды. Әлеге бәйгедә Чаллының 36 нчы инновацион технологияләр лицее укучылары да катнашты. Шунысын да искәртеп үтергә кирәк, "Робофест" та Россия генә түгел, ә якын-тирә илләрдән дә катнашучылар булган. Фестивальне карарга килүче кунаклар саны да...
-
Районда һава торышы
Бүген 26нчы март районыбызда көндез -1, төнлә -7 градуска хәтле суык булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 743мм тәшкил итәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 7-8м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 5:216 минутта, кояш бата 17:54 минутта. Яхшы кәеф бездән башлана. Уңышлы көннәр барыбызгада.
-
Тукай район суды тарафыннан җинаять эше каралды
Тукай район суды тарафыннан берничә тапкыр хөкем ителгән гражданин М өстеннән җинаять эше каралды. Ул Тукай районында наркотик сатып алып, законсыз рәвештә үзендә саклауда гаепләнә. Хөкем карары суды М. буенча гаепле дип танылды. Аңа ирегеннән 3 ел да 6 ай мәхрүм итү билгеләнгән. Суд аның ике бәләкәй баласын булуын исәпкә...
-
Тозның зыяны
Һәрбер хуҗабикәнең дә ризыкны бер генә тапкыр булса да тозлырак итеп пешергәне бардыр. Беренче карашка, монда куркыныч нәрсә юк кебек. Билгеле, күңелсез инде, тик түзәргә була. Әмма әгәр тозлырак итеп пешерелгән бер ризыкны гына түгел, ә гомумән, тозны артык күп ашауны исәпкә алсаң, сәламәтлеккә чыннан да куркыныч янарга мөмкин. Тозлы...
-
Биклән авылында кунакта
Биклән авыл китапханәсендә гаҗәеп җылы очрашу, районкүләм зур шигърият бәйрәме үтте. Җирле шагыйрә, авылдашыбыз исеме белән «Рәзинә Сәетгәрәевада кунакта» дип аталган әлеге кичәгә район китапханәчеләре, тирә-күрше авыллардагы каләм тибрәтүчеләр, укучылар һәм укытучылар җыелган иде.
-
Яулыкларның да тарихы бар
Күзкәй авыл китапханәсендә «Хатын-кызның күрке ‑ яулык» дип аталган очрашу-кичә үтте. Ул хатын-кызларыбызның милли баш киеме - яулык, шәлләр турында булды. Зал аллы-гөлле яулык, шәльяулык, шәлләр белән бизәлгән. Нинди төсләр, нинди фактуралар гына юк анда! Авылдашлар төрле вакыйгалар белән бәйле, 50-60 ел сандык төпләрендә изге бер тарихи истәлек булып сакланган...
-
«Сыерларым керә төшемә», – ди Сәмига Фәйзуллина
Авылларыбызда тормыш юллары туган җиргә тугрылык, яшәү өлгесе булырлык өлкәннәребез яши. Шуларның берсе - «Татарстан» совхозында сыер савучы булып эшләгән Сәмига апа Фәйзуллина. Кеше олыгая барган саен истәлекләр белән яши. Ә аның тормыш юлы хатирәләргә бай һәм ул бер дә чәчәкләр белән түшәлмәгән.
-
Ашказаны өчен диета
Ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә нәрсә ашарга?
-
Телевизор вакытлыча күрсәтмәячәк
26 март көнне иртәнге сәгать 8дән кичке 16га кадәр Яр Чаллы радиотелеүзәгендә ремонт үткәрелү сәбәпле, Тукай районында әлеге үзәк аша эшләүче барлык программалар вакытлыча өзелеп торачак.