Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Биклән авылында кунакта

Биклән авыл китапханәсендә гаҗәеп җылы очрашу, районкүләм зур шигърият бәйрәме үтте. Җирле шагыйрә, авылдашыбыз исеме белән «Рәзинә Сәетгәрәевада кунакта» дип аталган әлеге кичәгә район китапханәчеләре, тирә-күрше авыллардагы каләм тибрәтүчеләр, укучылар һәм укытучылар җыелган иде.

Шигърият көненә багышланган әлеге чара драматургиягә тәүге адымнарын атлаучы якташыбыз Рәзинә Сәетгәрәеваның «Йолдызлар ни сөйли» дигән, махсус укучы балалар өчен язылган пьесасы белән башланып китте. Аны Биклән авыл китапханәсе каршында уңышлы гына эшләп килүче «Яшь театрал» түгәрәгенә йөрүче укучылар сәхнәләштерде. Тын да алмый балаларның бирелеп-бирелеп уйнауларын күзәткән өлкәннәр, тәмам спектакль үзәгендәге вакыйгаларга чумды. Тетрәндергеч мизгелләрендә күзләрендәге яшьләрен сыпырып алды тамашачы. Шулай итеп яшь артистлар өлкәннәр күңеленә үтәрлек итеп уйнадылар, үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. «Яшь театрал» түгәрәге җитәкчесе Гөлнара Мирходжаева Рәзинә Сәетгәрәеваның туган авылына багышланган җыры «Бикләнем»не бик оста итеп әсәр үзәгенә керткән. Ул күренеш аерым бер төсмер алып, әсәрне тагын да җанлырак итте. Җырны яшь талантлы җырчы Алсу Калинина башкарды, ә баянда яшь, өметле гармунчы - Дамир Исламов.

Аннары кичәне матур бер эзлеклелеккә салган алып баручы, Биклән урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Чулпан Мостафина сүзне берәм-берәм килгән кунакларга бирде. Һәрбер каләм тибрәтүченең үз иҗат юлы, үзенең кызыклы биографиясе бар. Шунысы кызыклы - очраклы хәлдә бәйрәмгә килгән кунаклар барысы да хатын-кызлар булып чыкты.

Бәтке авылыннан килгән кунагыбыз Талия Гайнатуллина - Бәтке урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Ул үзенең газиз әнисенә, яраткан балаларына багышланган шигырьләрен бәян итте. Беренче шигырьләрен камилләштерүдә Рәзинә Сәетгәрәеваның өлеше зур икәнлеген дә ассызыклады, шагыйрәгә рәхмәтләрен җиткерде. Чираттагы сүз Җирекле авылыннан Сафия Ромашинага бирелде. Ул гомерен азык-төлек сәнагатенә багышлаган, хәзер лаеклы ялда. Тормышка гашыйк бу җанны әйләнә-тирәдәге бер генә нәрсә дә битараф калдырмый икән. Ул соклануын, тормышны яратуын матур итеп ак битләргә салган, аларны күңелләргә үтәрлек итеп укып та бирде. Бәйрәм музыкаль бүләк белән дәвам итте. Авылыбыз үзешчәне, автор башкаручы Рим Гыйльметдинов башкаруындагы «Чаллы урамнары» җыры күңелләрне әллә кая яшьлекләргә илтте. Ул үзенең ике китап авторы икәнлеген, җырлар иҗат итүе турында сөйләде. Алдагы сүзне алып баручы бик рәхәтләнеп Круглое Поле поселогыннан килгән Татьяна Акиньшинага тапшырды. Гаять тыйнак, итагатьле бу ханымның шигырьләре дә үзе кебек зәвыклы, эзлекле, эчтәлекле. Иштирәк авылында яшәүче Асия Метшинаның дулкынлануы һәрберебезгә күчте. Аның шигырьләре туган җиргә, аның табигатенә, чишмәләренә мәхәббәт белән сугарылган. Ул аларның газета битләрендә даими дөнья күрүенә шатлыгын яшерә алмады. Күңел түреннән чыккан хисләре самими, эчкерсез, халыкчан.

Ниһаять, чират ут күршеләребезгә җитте. Мәләкәс авылыннан укытучы Роза Семенованың сугыш турындагы үзәк өзгеч шигырен Биклән урта мәктәбенең VI сыйныф укучысы Гүзәл Зиятдинова укыды. Шулай ук VI сыйныф укучысы Филия Нурмиева да Рәзинә Сәетгәрәеваның «Канатларым булса» шигырен яттан сөйләп, күңелләрне хисләргә манды. «Питрау» ансамбле җырчысы Роза Семенованың үзе язган җырлары кичәне тагы да җанландырып җибәрде. Кичә барышында тыңланган шигырьләр, җырлар белән тәэсирләнгән тамашачы бәйрәм кунакларын алкышларга күмде. Ана теле бәйрәменә әверелгән кичә бер сулышта үтте. Өлкән сыйныф укучыларының шулай сәхнә тормышына тартылулары куанычлы. Киләсе бәйрәмнәрдә дә авылдашыбыз Рәзинә Сәетгәрәева язган драма әсәрләренә әйләнеп кайтырбыз дигән теләктә хушлаштык.

Кичә ахырында үзенә кунакка килгән дусларына үзенең иҗат җимешләрен - китапларын бүләк итте Рәзинә ханым. Үзенчәлекле шигъри бәйрәмнән һәркем үзенең күңеленә яткан илһам, моң, хис тәлгәшләре алып китте. Ә алкышларның, рәхмәтләрнең иң олысы авылыбыз киләчәге «Яшь театрал» артистларына яуды. Алар киләчәктә дә татар сәнгатен үстерүдә шулай актив катнашсыннар, милләтнең алгы сафында барсыннар дигән теләктә калдык без. Бездә Тукай язы менә шулай күңелле очрашулардан башланды. Тукай районы гимны авторы, күп авыл җирлекләренә матур җырлар иҗат иткән якташыбыз кунакларга үзенең матур шигырь китаплары белән бергә җан җылысын, күңел назын, матур теләкләрен дә өләште.

Роза Әхмәтҗанова,
Биклән урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасары.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев