Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Сыерларым керә төшемә», – ди Сәмига Фәйзуллина

Авылларыбызда тормыш юллары туган җиргә тугрылык, яшәү өлгесе булырлык өлкәннәребез яши. Шуларның берсе - «Татарстан» совхозында сыер савучы булып эшләгән Сәмига апа Фәйзуллина. Кеше олыгая барган саен истәлекләр белән яши. Ә аның тормыш юлы хатирәләргә бай һәм ул бер дә чәчәкләр белән түшәлмәгән.

Сугыш башланган елда тыныч кына агып яткан инеш буена урнашкан Тулбай авылында туган ул. Башта үзләренең авылында, аннары күршедәге Күзкәй авылы мәктәбенә җәяү йөреп укыган. Еллары нинди бит: өс-башка кияргә юк, тамакка ашарга да такы-токы. Укып һөнәр алырга теләге булса да, мөмкинлеге булмый шул. Сугыш еллары балаларының язмышы илгә килгән фаҗига белән тыгыз бәйләнгән - алар иртә бәлигъ булганнар, бик тиз өлкәннәрнең кул арасына керә башлаганнар. Авылда бөтен эш кулдан башкарыла, ил азатлыгы өчен яуга чыгып киткән ир-егетәрнең бик сирәге генә туган авылларына әйләнеп кайткан. Авылда бөтен эш хатын-кыз, карт-коры, бала-чага иңнәренә төшә. Сәмига да бик иртә тормыш тәртәсенә җигелә - өлкәннәр белән янәшә башта колхозда эшли. Эше бик авыр булса да хезмәт хакы түләнми. Тормыш авырлыгыннан аптыраган берничә кыз ул чагында даны шактый таралган крахмал-спирт заводы булган Кнәз авылына килеп, шунда эшкә урнашалар. Биредә бераз хәлләре җиңеләя-җиңеләюен, әмма авылда мал-туар арасында үскән кызның күңеле мондагы эшкә ятып бетми. Ә янәшәдә - ярыйсы гына тернәкләнеп килә торган «Татарстан» совхозы. Биредә терлекчелек алга киткән, хуҗалык, сугыш яраларын төзәтеп, ярыйсы гына ныгып килә. Сәмиганы шунда фермага эшкә чакыралар. Яшьтән чыныгып үскәнгәдер, ул җиң сызганып эшкә алына.

Дөрес, фермада барлык эшләр дә кулдан башкарыла. 25 сыерны иртә-кич кулдан савалар, терлек ашату, карау, механикалаштыру да акрын бара. Шулай да Сәмига бик тиз алдынгылар сафына чыга. Биредә алны-ялны белми 20 ел эшли ул. Сыер савучыларның район ярышларында еш кына призлы урыннар ала. Бер тапкыр хәтта республика күләмендә үткәрелгән сыер савучылар ярышында катнашып, 75 сыер савучы арасында тугызынчы урынны алып кайта. Сәмига Заһид кызының фермада эшләгәндә төрле елларда алган мактау кәгазьләре, дипломнары санап бетергесез. Алар бик кадерле аңа, чөнки тырыш хезмәт еллары истәлеге булып саклана. Сәмига апаның хезмәт стажы 45 ел. Хезмәт ветераны дигән лаеклы исеме бар.

- Фермада эш җиңел булмаса да, бик яратып эшләдем, сыерларымның исемнәре эле дә истә. Бик еш төшемә дә керәләр. Безнең буынга бик күп сынаулар туры килде шул, әмма тырышып эшләдек, сынатмадык, - ди хезмәт ветераны Сәмига апа Фәйзуллина.

Биредә ул гаилә бәхетен дә таба - Наил исемле эшкә булган егет белән гаилә корып, алар менә дигән дүрт кыз үстерәләр. Кызларның барысы да башлы-күзле инде, Чаллы каласында яшиләр, туган йортларына сукмакны өзмиләр. Сәмига апаның 7 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Ялларда, бәйрәмнәрдә балалар тавышы тынып тормый. Алар хезмәт ветеранының куанычы да, горурлыгы да.

Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев