Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы укучылары Мәскәүдә фестивальдә чөгендер эшкәртү һәм чистарту конвейеры төзегәннәр

Кече төркемдәгеләр робот почтальон ясап, икенче урынны яуладылар. Мәскәүдә "Робофест" дип аталган зур масштаблы фестиваль булып узды. Әлеге бәйгедә Чаллының 36 нчы инновацион технологияләр лицее укучылары да катнашты. Шунысын да искәртеп үтергә кирәк, "Робофест" та Россия генә түгел, ә якын-тирә илләрдән дә катнашучылар булган. Фестивальне карарга килүче кунаклар саны да...

Кече төркемдәгеләр робот почтальон ясап, икенче урынны яуладылар.

Мәскәүдә "Робофест" дип аталган зур масштаблы фестиваль булып узды. Әлеге бәйгедә Чаллының 36 нчы инновацион технологияләр лицее укучылары да катнашты. Шунысын да искәртеп үтергә кирәк, "Робофест" та Россия генә түгел, ә якын-тирә илләрдән дә катнашучылар булган. Фестивальне карарга килүче кунаклар саны да якынча 15 меңне тәшкил итте.

Чаллы лицее Мәскәүгә берьюлы берничә команданы җибәрде. Кече төркемдәгеләр робот почтальон ясап, икенче урынны яуладылар.
Тренерлары Нина Трофимова сүзләренә караганда, роботларны ясау һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел. "Яктылык һәрвакыт алышынып торды, аларның датчиклары белән эшләү авыргарак туры килде. Ләкин без сынатмадык",- диде тренер.

"Робофест" фестивале кысаларында juniorskills финалының чемпионаты булды. Чаллы укучылары чөгендер эшкәртү һәм чистарту конвейеры төзегәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев