Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ашказаны өчен диета

Ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә нәрсә ашарга?

Әлеге чирне дәвалау өчен уылган борчак ашы, яңа гына әзерләнгән эремчек бик файдалы. Менюга пешкән кәбестә боламыгын да кертергә мөмкин. Ашказаны җәрәхәте вакытында чи кәбестә согы аеруча файдалы. Борынгы заманнарда ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтен әлеге яшелчә согы белән дәвалаганнар.

Бал - тәм-томнар арасында иң файдалысыдыр, мөгаен. Ул ашказаны согы бүленеп чыгуны киметә. Әгәр бал ашаганнан соң сару кайнаса, солы бөртекләре чәйнәргә киңәш ителә.

Белорусиядә ашказаны стенасын чорнап алып, аны җәрәхәттән саклаучы катнашма әзерлиләр. 1 стакан солыга 5 стакан су салып, сыек кесәл барлыкка килгәнче кайнаталар. Аннан сөзеп, 2 стакан сөт һәм 4 чәй кашыгы бал өстиләр.

Ашказаны җәрәхәтен дәвалаучы тагын бер танылган «табиб» - бәрәңге согы. Бу максатта бәрәңгенең кызыл сортларын куллану яхшырак. Сокны көненә өч мәртәбә, ашар алдыннан яртышар стакан эчәргә кирәк. Дәвалаучы сокны суыткычта сакларга киңәш итмиләр.

Мүк җиләге, гөлҗимеш, алма кесәлләре бик файдалы. Шикәр комы урынына бал кулланырга тырышыгыз.

Җитен орлыгы төнәтмәсе дә бик файдалы. Аны әзерләү өчен 2 аш кашыгы орлыкка 300 мл кайнар су коеп, ярты көн тотарга кирәк. Җитен төнәтмәсен иртән ач карынга эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев