24 июль 2019 яңалыклары
-
Машина йөртүчеләр игътибарына!
ЮХИДИ идарәсенең район бүлеге инспекторлары 25 июльдә иртәнге 6дан 9 сәгатькә кадәр чираттагы рейдка чыга.
-
«Гаҗәеп су асты дөньясы»
Табигать адәм баласына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар барысы да – бәяләп бетергесез байлыклар. Җир куенының җиденче катламнары аша бәреп чыгучы саф салкын су үзе генә дә ни тора! Уйлап карасаң, аннан башка бит тереклек тә булмас иде. Безнең бабаларыбыз борын-борынгыдан үз авылларын нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр. Ә суның шифасын, тәнгә, җанга дәвасын саный китсәң...
-
Сыерның теле – сөтендә
Бүгенге көндә Тукай районы авыл хуҗалыклары предприятиеләрендә 90 тонна сөт савыла, бер савым сыерына 17,8 кг туры килә.
-
Бакчачылар милкенә янгыннар яный
Узган атнада Тукай муниципаль районында ике янгын чыгу очрагы теркәлгән.
-
Комбайннар урып-җыюга әзер
Урып-җыю башланырга санаулы көннәр калды. Белгечләр сүзләренчә, быел уңыш мулдан. Ин мөһиме – икмәкне югалтуларсыз җыеп алу. Бүген бөртекләр өлгерүнең соңгы этабында. Температура югары булыр дип өмет итүдән мәгънә юк, хуҗалык җитәкчеләренә бөртекле культураларны чаба башларга киңәш ителде. Районда урып-җыю кампаниясе 26 июль көнне старт алачак.
-
Үзмәшгульләр саны арта
18 июльгә Тукай районы территориясендә үзмәшгуль буларак 273 кеше теркәлгән. Соңгы атнада аларның саны 11 кешегә арткан.
-
Роспотребнадзор дөрес туклануның төп принциплары турында искәртте
Белгечләр акрынлап дөрес туклануга күчү буенча берничә киңәш бирде.
-
Бабайлар әйткән : “Ишеткәнең ишеткән урында калсын”,- дигәннәр
Һава торышы.