24 март 2018 яңалыклары
-
Татарстанда 2018 елгы чәчү кампаниясе апрельнең икенче яртысында башланачак
Техника 1 апрельгә әзер булырга тиеш, диде авыл хуҗалыгы министры. Татарстан Республикасында 2018 елгы чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән арытк культиватор, 600 дән артык чәчү комплексы катнашачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов...
-
Кыргыз хатын-кызлары борынгы милли киемнәргә өстенлек бирә башлаган
Билдәмчә-итәкне модага кайтару карары Бишкәктә Гамәли сәнгать мәктәбендә кабул ителгән. Кыргыз хатын-кызларының элек гадәти булган киеме - билдәмчә-итәк, мода дөньясына кайту өчен, яңарыш кичерә. Режиссер Гәүһәр Сыдыкова "Анадолу" агентлыгына белән әңгәмәсендә шул хакта сөйли. Кыргыз халкы элек-электән игенчелек белән шөгыльләнгән, әмма күпчелеге күчмә тормыш рәвеше алып барган. Шуңа да кыргызларның...
-
Астрономнар апрельдә магнит давыллары булачагын кисәтә
11 апрельдә һәм 13-19 апрельдә - геомагнит күренеше, ә 12 апрельдә магнит давыллары көтелә. Апрель уртасында Җирдә яшәүчеләрне кабат магнитлы көннәр көтә. Җир планетасының Кояш "җиле" агымын кичеп чыгуы - даими күзәтелә торган хәл. Магнитлы көннәр Кояш активлыгы кимегән чорда булгалап тора. Шулай да белгечләр мондый көннәрдә үз сәламәтлегеңә тагын...
-
Ф.Мөхәммәтшин: Нәүрүз - күпмилләтле республиканың мәдәни муенсасындагы чын энҗе бөртеге
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Нәүрүз кунакларын бәйрәм белән котлады. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Казан ипподромында уздырылган Нәүрүз бәйрәме белән котлады һәм аның Дуслык бәйрәме булуын билгеләде. "Бу - төрки һәм иран халыклары бәйрәм итә торган борынгы бәйрәмнәребезнең берсе. "Нәүрүз" - "яңа көн" дигәнне аңлата. Бәйрәмнең исеме барысын...
-
Казанда узган Нәүрүз бәйрәме төрле милләттән булган меңнән артык кешене бергә җыйды
Нәүрүздә катнашучы халыклар үз мәдәниятләре белән бергә аш-суларын да тәкъдим итте. Бүген, 24 март көнне, Казанда узган Нәүрүз бәйрәмендә төрки халыклар үз мәдәниятләре белән таныштырды. Казан ипподромына Нәүрүз бәйрәменә меңнән артык кеше килде. Килгән кунаклар Татарстан халыклары Ассамблеясе сәнгатькәрләре һәм эстрада җырчылары башкаруында концерт карый алды. Бәйрәм башланыр алдыннан катнашучылар,...
-
Әлки районы мәктәпләре макулатура җыеп акча эшли
Макулатураны иң күп җыючылар арасында Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназия, Юхмачы, Борискино мәктәпләре бар. Ел башыннан Әлки район мәктәпләре 19262 килограмм макулатура җыеп тапшырганнар. Моның белән алар 71269 сум акча эшләгән. Макулатураны иң күп җыючылар арасында Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназия, Юхмачы, Борискино мәктәпләре бар - һәр укучыга исәпләгәндә 9,5...
-
Педикулез турында
Бүген балаларда, яшүсмерләрдә һәм хәтта зурларда бетләү очрагы еш очрый. Кешедә паразит булып кием, баш һәм касык бетләре яши ала. Баш һәм касык бетләре, күкәйләрен (серкәләрен) салып, чәчләргә ябыштырып куялар, ә кием бете күкәен (серкәсен) - кер җепселләренә һәм киемгә сала. Барлык бетләр дә кан белән туклана. Бет тешләгән җир...
-
«Без Толстойны укыйбыз»
2018 ел Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Калмия китапханәсендә балалар өчен «Без Толстойны укыйбыз» дип исемләнгән мавыктыргыч әдәби кичә үткәрелде. Укучылар бөек рус язучысы Лев Толстойның тормыш юлы белән танышты, аның әкиятләрен, хикәяләрен кычкырып укыды, әсәрләренең өзекләрен сөйләде. Балаларга Лев Толстойның мәсәлләре бик ошады, аеруча...
-
Кадрия Идрисова: «Гаиләдә беркем дә рәхәт кенә яшәми, бу уртак хезмәт»
Тукай районында Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үзенең утырышын уздырды. Җирле «Ак калфак»лылар белән очрашуга оешманың җитәкчесе Кадрия Идрисова үзе килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Гөлнара Ганиева катнашында узган очрашуда гаилә тәрбиясе, балаларыбызның киләчәге һәм «Ак калфак» оешмасының Республика...
-
Кул эшләре остасы Нурсинә
Бу йортта өйалды тупсасыннан ук үрелгән паласлар каршы алды безне. Өй эченә үтә-үтә мондый кул эшләренең тагын да күплеген һәм төрлелеген, зәвыклылыгын күреп сокландык. Сүзем Иске Абдул авылында яшәүче Нурсинә һәм Вәзир Гайнетдиновлар яшәгән йорт хакында. Кул остасы Нурсинә ханым әнә шулай итеп бар өен аллы-гөлле бизәкләргә күмгән. Идәндә генә...
-
Шилнәбаш балалары машина йөртүчеләргә хат яздылар
Язгы каникуллар алдыннан район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын кисәтү бүлеге башлыгы Резедә Гыйльметдинова Шилнәбаш мәктәбенә кунакка килделәр. Автоинспекторлар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аерата автомобиль юллары яныннан хәрәкәт итү, юл аша чыгу таләпләренә тукталдылар, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллануның кирәклеген ассызыкладылар. Чара ахырында юл...