Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Педикулез турында

Бүген балаларда, яшүсмерләрдә һәм хәтта зурларда бетләү очрагы еш очрый. Кешедә паразит булып кием, баш һәм касык бетләре яши ала. Баш һәм касык бетләре, күкәйләрен (серкәләрен) салып, чәчләргә ябыштырып куялар, ә кием бете күкәен (серкәсен) - кер җепселләренә һәм киемгә сала. Барлык бетләр дә кан белән туклана. Бет тешләгән җир...

Кием һәм баш бете тимгелле тиф, кайтма тиф таратучыларның төп тудыручылары.

Иң куркынычы булып кеше бете санала. Тимгелле тиф яки кайтма тиф таратучы саналган бетләр, кан суырып, 4-7 көннән чирне авыру кешедән сәламәт кешегә күчерергә мөмкин.

Касык бетләре, кием һәм баш бете шулай ук кычыту барлыкка китереп кешегә борчу тудыра. Каты итеп тараган вакытта тиредә төрле үлекле авыру барлыкка килә.

Әгәр дә кешенең чәчендә, аның керендә, киемендә бет (күкәйләр, серкәләр) очраса, дезинсекция кешенең тәнендә, шулай ук керендә, киемендә һәм башка әйберләрдә бер үк вакытта үткәрелә.

Башта (1дән 10га кадәр бет күренсә), аның күкәйләрен һәм бөҗәкләрен бетерергә кирәк. Моны, еш тешле тарак ярдәмендә чәчтән кырып бетереп була. Чәчне клеенкага яки кәгазьгә кырырга, ә аннары чәч һәм бөҗәкләр белән бергә яндырырга. Серкәне тараганчы башны 4-5 процентлы аш серкәсе, су эремәсе, 5-10 процентлы җылы серкә кислотасы эремәсе белән чайкарга кирәк. Аннары серкәләрне еш тешле тарак белән тарап төшерергә.

Кешедә кием бетләре күп күренгән очракта һәм тиешле препаратлар булмаган очракта керне 2 процентлы кальций содасы эремәсендә 15 минут кайнатырга, ә кайнатырга ярамаган керне, үтүк ярдәмендә ике ягын да үтүкләргә, бигрәк тә җөй, бөрмә, пута җирләренә игътибар итәргә кирәк.

10нан һәм аннан да күбрәк күренгән бетләргә каршы инсекция кулланыла.

Инсектицидлар белән эшкәртү 5 яшькә кадәрге балаларга, көмәнле һәм бала имезүче хатыннарга, башы һәм тәнендәге чәчле урыннары зарарланган, аллергия булган кешеләргә тыела!

Педикулезка каршы профилактика

- тәнне һәм башны вакытында юарга;

- урын җирләрен, эчке киемнәрне атна саен яки пычранган очракта алыштырырга;

- өс киемнәрен һәм урын җирләрен еш юып, кайнар үтүк белән үтүкләргә;

- чит кешенең киеме, тарагы, урын җирләреннән баш тартырга;

- башның чисталыгын, балаларда һәм яшүсмерләрдә киемнәрнең чиста булуын күзәтеп торырга;

- биналарны еш җыештырып торырга, җиһазларны чиста тотарга.

Республиканың медицина профилактикасы үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев