Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кадрия Идрисова: «Гаиләдә беркем дә рәхәт кенә яшәми, бу уртак хезмәт»

Тукай районында Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үзенең утырышын уздырды. Җирле «Ак калфак»лылар белән очрашуга оешманың җитәкчесе Кадрия Идрисова үзе килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев, социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Гөлнара Ганиева катнашында узган очрашуда гаилә тәрбиясе, балаларыбызның киләчәге һәм «Ак калфак» оешмасының Республика...

Татарстанның һәр районында «Ак калфак» оешмалары эшләп килә. Тукай районында исә бу эш белән Иске Абдул урта мәктәбе директоры Резеда Гарипова җитәкчелек итә. Хатын-кыз элек-электән үк гаилә учагын саклаучы, гаиләне бербөтен итеп тотучы, ата, ана хакын балаларга җиткерүче, нәсел кыйммәтләрен яңа буынга тапшыручы зат булып килгән. Хәзерге вакытта бу асыл сыйфатлар күпмедер күләмдә югалып бара. Шуларны саклау, халыкның гасырлар буена тупланып килгән тәрбия үрнәкләрен, гореф-гадәтләрен, матур йолаларын тарихи бер истәлек кебек кенә түгел, ә көндәлек тормышка, яшәү рәвешенә кертү өстендә эшчәнлек алып бара «Ак калфак» оешмасы. Кадрия Рәес кызы әйткәнчә, республика дәрәҗәсендәге утырышларны күчмә итеп - районнарда уздыру гадәте берничә ел элек кенә кереп китте. Беренче шундый утырыш Актаныш районында узган. Андагы югары дәрәҗәдәге әзерлекне, программаның тулы, кызыклы һәм файдалы итеп әзерләнүе хакында оешма әгъзалары бүген дә искә ала. «Авыл туризмы» темасы кысаларында узган утырыш өч көн дәвамында төрле маршрутлар белән үткәрелгән. Биредә хатын-кызлар калфак чигәргә өйрәнгән. «Ак калфак» утырышларында, гомумән, һәр хатын-кыз чигүле калфакта утыра. Тукай районында да очрашу калфаклы булды. Заманча зәвыклы да, милли дә итеп тегелгән, чигелгән калфакларны хәзер сатуда да табарга була, кул эшенә һәвәс хатын-кызлар исә аны үзләре дә әзерли.

Узган елны исә күчмә утырыш Саба районында үткәрелгән. Биредә оешма вәкилләренә «Төп нигез» төшенчәсе аңлатылган. Мәсәлән, әби-бабайларыбыз яшел чирәмле җиргә беркайчан да нигез салмаган. Йорт җиткерәсе урында иң әүвәл нигез боткасы пешерелгән. Соңыннан яшел чирәмле җир сөрелгән, үләннән чистартылган. Шуннан соң нигез салынасы урыннан ат белән үткәннәр. Ат тоягы үткән җиргә дошман керми, дигән гыйбарә яши халыкта. Бу шушыннан килә.

«Ак калфак» оешмасының барлык утырышларында да, республика дәрәҗәсендә узамы ул, әллә райондамы, яисә кечкенә генә бер авылдамы, мастер-класслар үткәрелә, гореф-гадәтләр, милли ашлар, төрле йолаларга өйрәтү, аның асылына төшендерү бара. Мәсәлән, изү чигүне алыйк. Биредә матурлык кына түгел, ә хатын-кызның үз асылын саклап калуда да зур мәгънә ята. Кадрия Идрисова әйткәнчә, хатын-кызның түшендә билгеле бер урыннарда нокталар бар, шулар капланган, кеше күзеннән сакланган булырга тиеш. «Бу хәтта фән тарафыннан да расланган. Хатын-кыз үзенең энергиясен, көчен үзендә гаиләсе өчен сакларга тиеш», - диде Кадрия Рәес кызы очрашу барышында. Калфак киюнең дә үз үзенчәлеге бар. Кайберәүләр аны кыеклатып кия, бу дөрес түгел икән. Калфак нәкъ баш өстендә торырга тиеш. Моның да без аңламый торган, ләкин бик мөһим мәгънәсе бар.

Быел исә «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышын Арча районында уздыру ниятләнә. Темасы - Арча районыннан чыккан язучыларның әсәрләрендә гореф-гадәтләр һәм аларның хәзерге тормышта кулланылышы. Утырышларда үткәрелгән мастер-классларны «Ак калфак»лылар районнарга кайтып башкаларга да өйрәтә, урыннарда остаханәләр уздыра.

Ә киләсе 2019 елда шушындый күчмә утырыш Тукай районында узарга мөмкин. Моның өчен район авылларының үзенчәлекле якларын барлап, башкаларга кызыклы, әһәмиятле һәм файдалы булган йолаларны югары дәрәҗәдә күрсәтә, өйрәтә белергә кирәк. Ә әзерлек эшләрен исә бүгеннән үк башлау турында белдерде район җитәкчесе Фаил Камаев. Һәр авылның шәҗәрәсен булдырып, гаилә конкурслары оештыру, авылларның тарихын өйрәнеп, үзләренә генә хас үзенчәлекләрен барлау һәм башка шундый эшләр планлаштырыла. Бу өлкәдә, әлбәттә, мәгариф, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре эшчәнлегенең әһәмияте әйтеп бетергесез зур.

Оешманың барлык эшчәнлеге гаилә кыйммәтләрен саклап калуга юнәлгән. «Гаиләдә беркем дә рәхәттән яшәми, бу уртак хезмәт», - дип «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе хатын-кызларның гына түгел, гаилә башлыгы буларак ирләрнең дә җәмгыятьтә бәһаләп бетергесез ролен билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев