24 март 2017 яңалыклары
-
Авыру хезмәт яшендәге райондашларда күп ачыкланган
Туберкулез - киң таралган йогышлы авыруларның берсе. Дөрес, хәзер бу авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалауның нәтиҗәле ысуллары бар. Шулай да уяу булырга кирәк - бу авыру кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч һәм ул озакка сузылган дәвалануны таләп итә.
-
«Җир сәгате» акциясенә кушылыйк
25 март көнне кичке 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр «Җир сәгате» акциясе уздырыла. «Җир сәгате» акциясе ел саен мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән үткәрелә. Һәм төрле дәүләт халыкларының энергия ресурсларын саклау, планетар масштабта экологик ситуацияне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген символлаштыра. Акциядә...
-
Кырык елга якын гомер – балалар арасында
«Хезмәт юлымда күп төрле эшләр тәкъдим итеп карадылар, ләкин сайлаган һөнәремә хыянәт итмәдем», - ди 40 елга якын гомерен балалар укытуга багышлаган Мирзаян Шәйхаттаров. Хезмәтенең 35 елы мәктәп директоры вазифасында үткән. Башта Минзәлә районы Дәвек авылы мәктәбен җитәкләгән, 29 ел инде Күзкәй авылы мәктәбе аның кулында. Бүген ул Россиянең мәгариф...
-
«Яз гүзәле» конкурсантларына тавыш бирү дәвам итә
Газетабызның узган санында без сезгә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә оештырылган фотоконкурста катнашучы гүзәлләрне тәкъдим итә башлаган идек. Бүген тагын берничәсе белән таныштырып үтәбез.
-
«Без өйләнешкәндә лимузинда йөрү түгел, балдак киешү дә бик сирәкләргә тәти иде бит»
Тукай районында гаилә тормышы юбилярларын тәбрик итү, аларны зурлау, яшәгән саен ныгый гына барган мәхәббәтнең серләрен яшь буынга тапшыру - матур традиция. Тик «Тормыш китабы» дигән форматта әле ул беренче тапкыр үткәрелде.
-
Ташламалы ягулык быел да булачак
Язгы чәчүгә район хуҗалыкларына ташламалы бәядән барысы 1670 тонна ягулык биреләчәк, ләкин бәясе әлегә билгеле түгел. Ул 1 гектар сөрүлек җиргә 20 килограмм, бәрәңге, чөгендер һәм яшелчәләр мәйданына өстәмә рәвештә 10 килограммнан булачак. Хуҗалыклар шулай ук ашлама әзерлиләр. Бүгенгә ул бер гектарга 60 килограмм исәбеннән тупланган. Район авыл хуҗалыгы һәм...
-
Тукайлылар республика беренчелегендә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр
Районның җыелма командасы ирекле көрәш буенча Мамадыш шәһәрендә үткән республика беренчелегендә катнашты. Команда составында Биклән, Бәтке, Кече Шилнә авылларыннан, Круглое Поле, «Татарстан» совхозы поселокларыннан 2000-2002 елгы 15 егет һәм кыз бар иде. Республика шәһәр һәм районнарыннан килгән 200ләп катнашучы арасында безнең үсмерләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Круглое Поледан Милана Сәлахова үз...
-
Район газетасына арзанрак чакта язылып калыгыз
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. Сез дә яраткан «Якты юл» («Светлый путь») газетасына 31 мартка кадәр иске бәядән язылып калырга ашыгыгыз. Газетаны почта аша алдыручылар өчен алты айга язылу бәясе - 620 сум 70 тиен, аерым җомга санын гына алдырганда 505 сум 56 тиен....
-
Тукайлылар агачларны кисүне, клуб төзүне сорыйлар
Яңа Мусабай авылыннан Гаделова фамилияле ханым редакциягә ике сорау белән мөрәҗәгать итте. «Авылыбыз көннән-көн зурая, төзекләнә. Шул ук вакытта борчыган мәсьәләләр дә бар. Авылның түбән очында ике зур агач бар. Бик карт агачлар болар. Катырак җил иссә, алар аварга, туп-туры электр баганалары өстенә төшәргә мөмкиннәр. Чыбыкларны өзеп, авылны утсыз калдырачаклар....
-
Салават Фәтхетдинов Гарәп Әмирлекләрендә: мөселман кешегә дүрт хатын фарыз!
Элвин Грей Салават Фәтхетдиновны тәнкыйтьли, ә Салават Фәтхетдинов үзенең һәм Җәвит Шакиров гаиләсе белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итә. Intertat.ru ялдан фотоларны тәкъдим итә.
-
Татарстанга глобаль җылыну килде
Хәзерге вәзгыять сакланса, һәр йөз ел саен уртача еллык температура 3,5 градуска артып барчак. Татарстанда климат җылыну бөтен Россиядәге кебек ук дәвам итә. Бу хакта бүген Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре Бөтендөнья метеорологлар көненә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде. Татарстанда метеорологлар температураның үзгәрмичә артып баруын билгели. Бу күренеш уртача...