Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авыру хезмәт яшендәге райондашларда күп ачыкланган

Туберкулез - киң таралган йогышлы авыруларның берсе. Дөрес, хәзер бу авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалауның нәтиҗәле ысуллары бар. Шулай да уяу булырга кирәк - бу авыру кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч һәм ул озакка сузылган дәвалануны таләп итә.

Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, узган ел районда 18961 кеше флюорографик тикшерү үткән. Аларның 9ында туберкулез табылган. 2015 елда да 18 меңнән артык кеше тикшерелгән булган. Аларның 11енең әлеге йогышлы чирне йөртүе ачыкланган. Быел андыйлар 2әү теркәлгән. План буенча кем тикшерү узарга тиеш - аларны авыл фельдшерлары контрольдә тота. Йөри алмаучылар янына медицина хезмәткәрләре махсус автомобильдә флюорография җайланмасы белән чыгалар.

Авыручыларның яшьләре төрле. Мәсәлән, узган ел 35-65 яшьлек тукайлыларда туберкулез табылган. Ә 2015 елда, нигездә, яшьләр авырган, арада пенсия яшендәге 1 генә кеше булган. Туберкулез йоктыручылар арасында ВИЧ инфекциясен йөртүчеләр бар, алкогольле эчемлекләр белән мавыгучылар күп, ди табиб-фтизиатр Флера Шәрипкулова.

Авыру ничек килеп чыга, ничек дәвам итә, аннан ничек сакланырга - тукайлыларга үзәк больницаның табиб-рентгенологы Хисайн Рәхимов үз киңәшләрен бирә. Авыруны туберкулез микобактерияләре китереп чыгара. Алар кешенең органнарында һәм тән тукымаларында үрчеп, агулы матдәләр - токсиннар бүлеп чыгаралар. Инфекция ачык формадагы туберкулез белән авыручыларның какрыгыннан, эренле ярадан, бәвел һәм тизәктән бүленеп чыккан бактерияләр аша йога. 90 процент очракта туберкулез микобактерияләре кешегә авыруның тын юллары (анда ул тузан белән керә), селәгәй тамчылары аша керә. Микобактерияләр йоктырган бөтен кеше дә авырып китми. Күп нәрсә организмның көченнән, ныклыгыннан тора. Өйдә туберкулез белән авыручы булган очракта шәхси гигиена кагыйдәләрен катгый үтәү: аерым савыт-саба тоту, урын җир әйберләрен кайнатып юу зарур.

Туберкулез авыруы таралмасын өчен авыруны башлангыч чорында ук ачыклау һәм дәвалый башлау кирәк. Ә инде тышкы билгеләре сизелә башлагач, ягъни кеше тиз арый, хәле бетә башласа, күзгә күренеп ябыкса, төнлә йоклаганда тирләсә, озак вакытлар тән температурасы 37-37,2 градус торса, авыру инде җитди төс алган була һәм дәвалау да озаккарак сузыла.

Иртә диагностиканың киң таралган һәм отышлы ысулы - флюорографияне вакытында үтү. Аның ярдәмендә авыручыларның 60тан 80 процентка кадәрен вакытында ачыклап, башка органнарга зыян китермичә, тизрәк дәвалап була. Флюорографиянең сәламәтлеккә бер зыяны да юк. Балаларда бу авыруның булу-булмавын туберкулез пробасы ярдәмендә ачыклап була. Организмның әлеге авыруга каршы торучанлыгын арттыру өчен бала дөньяга килү белән прививка (вакцинация БЦЖ) ясала. Прививкалар ярдәме белән организмда ясалма рәвештә туберкулезга каршы торучанлык барлыкка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев