Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Без өйләнешкәндә лимузинда йөрү түгел, балдак киешү дә бик сирәкләргә тәти иде бит»

Тукай районында гаилә тормышы юбилярларын тәбрик итү, аларны зурлау, яшәгән саен ныгый гына барган мәхәббәтнең серләрен яшь буынга тапшыру - матур традиция. Тик «Тормыш китабы» дигән форматта әле ул беренче тапкыр үткәрелде.

Иң әүвәл дүрт парны ап-ак лимузин каршы алды. Әби-бабайлар, йомшак кәнәфиләргә кереп утыргач, шаккатып, машинаның эчен күзләде. Купшылыкка күнекмәгән шул хезмәт кешесе. Ә барысы да, тәбрикләү-хөрмәтләүгә генә түгел, һәрбер гаилә хакында аерым китап язарлык язмышка ия. Нәкъ шуның өчен дә Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән берлектә әзерләнгән әлеге уникаль проект тормышка ашырылды - «Тормыш китабы: Олы мәхәббәтнең яшерен серләре» дип аталган чын мәгънәсендә бәйрәм кичәсе узды.

Нуриевлар, Гайсиннар, Әхмәтшиннар, Газизовлар гаиләләре Мәңгелек ут мемориалына, сугыш кырында ятып калган туганнары истәлеген зурлап, чәчәкләр салды. Ата-бабалар аша буыннан-буынга күчеп килгән гаилә кыйммәтләре гореф-гадәтләрне, үткәнеңне зурлаудан тора.

Түбән Суыксу мәдәният йортында исә 4 пар янәдән туй итү тантанасында катнашты. Һәрберсе, сәхнәгә менеп, мәхәббәтләренең гомерле икәнлеген раслап, актлар кенәгәсенә кулларын куйды. Бәйрәм тантанасын оештыручылар һәр гаиләгә багышлап тормыш китабы төзегән. Шушы үзенчәлекле бүләк һәр гаиләнең бала-оныкларга тапшыра торган әманәте булыр.

Иңне-иңгә куеп 40 елдан артык бергә гомер иткән Галия белән Рәфкать Нуриевларның уртак тормыш китабы агитбригадада йөргән вакытларда башланып китә.

- Рәфкать шундый оста шигырь сөйли иде, спектакльләрдә дә бергә уйнадык, - ди Галия апа.

Тормыш итү вакытында авыр чаклар булдымы дигән сорауга исә:

- Булмады. Уртак булгач, аның авыр булып тоелганы да җиңеләя бит, - диде гаилә хуҗабикәсе.

Галия апа авыл советында сәркатип булып эшләгән, Рәфкать абый Түбән Суыксуда механизатор булган, хезмәт стажы 55 ел тәшкил итә. Нуриевларның мәхәббәт сере бик гади булып чыкты:

- Урамнан сүз алып кермәскә, өйдәгесен чыгармаска. Бер-береңә юл куярга кирәк. Үз сүзеңне генә алга сөреп, бәхеткә ирешеп булмый. Үпкәләшү дә әйбәт гадәт түгел. Үпкәләсәң дә, ачуны бер көннән артык сакламаска кирәк, - диделәр Галия апа белән Рәфкать абый.

Сиринә белән Әфкать Гайсиннар тиздән алтын туйларын билгеләп үтәргә җыена. Сиринә апа үзе Азнакай ягыннан, ә Әфкать абый Түбән Суыксуда туып-үскән. Буа ветеринария техникумында аларны язмыш бергә бәйләп куя.

- Берчак, ашарга бәрәңге бетеп киткәч, кышның үтә салкын бер көнендә базарга киттем. Җәйге аяк киемнән, башымда исә кепка гына. Салкын. Шунда кулына сумка белән бәрәңге күтәргән Сиринәне очраттым, - дип искә ала Әфкать абый студент елларын.

Әлбәттә, мөмкинлектән файдаланып, ул аның сумкасын күтәрешеп кайта. Һәм шулай сумканы гына түгел, тормыш шатлыкларын, борчуларын да бергә күтәрә алар. Һөнәрдә дә, гаиләдә дә бердәм булып яшиләр. Әфкать абый әле бүгенге көндә дә, күптән инде лаеклы ялда булуына карамастан, мал табибы булып ярдәм итүен дәвам итә. Мал авырып китсә, авылдашлары аны чакыра.

Бәтке авылы гаиләсе - Гөлүсә белән Ильяс Әхмәтшиннар, язмыш безне бер-беребезгә мәңгелеккә бүләк иткән дип, менә 50 ел инде бергә яшиләр. Ул чорларда бик күпләр уртак тормышны юктан башлап җибәрә. Гөлүсә апа белән Ильяс абый да бер кашык-тәлинкә белән яши башлыйлар. Ачы тормыш тәмен татыганнар гына шулай бер-береңә игътибарлы буладыр, кулны-кулга тотынышып корган бәхет тә шулай кадерле буладыр. Ильяс абый сабый чагында аяк-кулсыз кала, түшәккә ята. Күрәсең, ачлы-туклы яшәп, яз көне яланаяк басуда өшегән бәрәңге җыю галәмәте булгандыр. Күрше-тирә әбиләр төрле үләннәр кулланып дәвалагач, малай яңадан йөрергә өйрәнә. Тагын бер вакыйганы искә ала Ильяс абый. Чаллыда мәктәптә укыганда дусты Фаяз белән авылга кайтырга чыгалар. Февральнең бик буранлы көне була ул. Адашып йөреп, ниһаять, Сидоровка бистәсенең кырый йортына килеп төртеләләр. Аяк-куллары, битләре өшегән ике яшүсмерне йорт хуҗалары төне буе дәвалыйлар. Ике кат күлмәктән туганмын икән, дип нәтиҗә ясый шунда Ильяс абый.

Калмаш авылы гаиләсе Хәния белән Ранат Газизовлар 60 ел бергә яшиләр. Хәния апа Калмаш авылы кызы, Ранат абый үзе Апас ягыннан. Тормышлары да Апаста башлана.

- Без өйләнешергә тиешле көндә сайлау иде, Хәния шул сайлау участогында эштә. Иптәшем белән, сайлау беткәнче, Хәнияне саклап тордык. Тик соң бетерделәр эшләрен. Шулай итеп без икенче көнне генә өйләнештек, - дип сөйли Ранат абый.

70нче елларда, КамАЗ төзелеше башлангач, Газизовлар Чаллыга килеп урнаша. Ә лаеклы ялга чыккач, Калмашта өй җиткерәләр, мал-туар асрый башлыйлар. Тыл ветераны Ранат абый бүгенге көндә дә үзенең 85 яшендә машина йөртә, Хәния апа ветераннар советы рәисе. 60 ел бергә татулыкта яшәүнең сере нәрсәдә соң, дип сорагач, алар икесе беравыздан:

- Яратуда, - дип җавап бирде.

Чыннан да, бергә кавышуны купшы туйлар, лимузиннар, конверт-конверт акча җыеп башлаган парлар түгел алар. Яратуның кадерен белгән, уртак тормыштан ләззәт татып яши торган буын. Гаилә тормышы юбилярларын тантаналы бәйрәм вакытында Тукай муниципаль районы аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов та ихластан котлады, аларның яшь буынга үрнәк икәнен билгеләп үтте.

Гомер юлын парлы канат булып узуның зур бәхет икәнен аңлаган парлар: «Без өйләнешкәндә мондый машиналарда йөрү түгел, балдак киешү дә бик сирәкләргә генә тәти иде бит», - диләр. Шулай да лимузин янында төшкән фотоларын тормыш альбомнарына беркетеп куярлар, оныклары, оныкчыкларына күрсәтеп, әлеге тантананы зур горурлык белән искә алырлар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев