Кырык елга якын гомер – балалар арасында
«Хезмәт юлымда күп төрле эшләр тәкъдим итеп карадылар, ләкин сайлаган һөнәремә хыянәт итмәдем», - ди 40 елга якын гомерен балалар укытуга багышлаган Мирзаян Шәйхаттаров. Хезмәтенең 35 елы мәктәп директоры вазифасында үткән. Башта Минзәлә районы Дәвек авылы мәктәбен җитәкләгән, 29 ел инде Күзкәй авылы мәктәбе аның кулында. Бүген ул Россиянең мәгариф...
Яңа Байлар авылы егете ул. Шушы авылда колхозчылар гаиләсендә туа, шунда балачагы, мәктәп еллары үтә. Күзкәй мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына хезмәт укытучылары әзерләү бүлегенә укырга керә. «Нәселебездә 44 ел мөгаллим булып эшләгән Миннәхмәт абый Мохтаров бар иде. Аның үрнәге минем бу һөнәрне сайлавымда зур этәргеч булды. Аннары, мәктәптә укыганда ук, укытучыларның эше кызыктыргыч тоела иде», - дип сөйли бүген Мирзаян Мансур улы. Училищеда бик актив укучы була ул. Спорт чараларында да һәрдаим катнаша, тынлы оркестрда да уйный. Аны тәмамлагач, югары белем алу өчен Алабуга институтына гомумтехник фәннәр факультетына укырга керә. Институттан соң яшь белгечкә Иске Абдул мәктәбенә юллама бирәләр. Шул елны егет үз авылы кызы Индирага кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Яшь гаилә Иске Абдулда яшәп эшли башлый.
Өч елдан 25 яшьлек Мирзаян Мансур улын Дәвек авылына сигезьеллык мәктәпкә директор итеп билгелиләр. Ул эшләгән дәвердә мәктәп унъеллыкка үзгәрә. Ул елларны авыл хуҗалыгы машиналарын өйрәнү буенча база булдыру, башлангыч хәрби белем бирү өчен шартлар тудыру кебек күләмле эшләр белән искә ала бүген Мирзаян Шәйхаттаров.
1988 елның августында ул туган мәктәбенә - Күзкәйгә директор булып кайта. Ул вакытта анда 250 укучы була. «Иң җаваплысы - үземне укыткан мөгаллимнәр алдында югалып калмау, лаеклы тоту булды. Ләкин ул буынга эшне кушып торасы юк иде, һәрберсе үз вазифасын анык белә, җиренә җиткереп башкара иде. Укытучыларым һәм коллегаларым Роза Сабированы, Александр Сизовны, Фәймә Ситрованы, Роза Әхмәтшәкүрованы, Мәхмүт Әмировны, Дамир Мусинны, Рафис Хәсәновны һәм башкаларны зур хөрмәт белән искә алам», - ди бүгенге директор.
Шулай ук мәктәпне төзекләндерү, матди-техник базаны ныгыту буенча күп эшләргә туры килә ул елларда. Җылыту системасы тулысынча яңартыла, аннары әкренләп мәктәпкә яңа коймалар куела, иганәчеләр ярдәме белән бинада ишекләр, тәрәзәләр алыштырыла. 2013 елда инде республика программасы кысаларында капиталь ремонт ясала.
Бәхеткә, Күзкәй мәктәбенә оптимальләштерү җилләре кагылмады. Ул гомумбелем бирү мәктәбе буларак эшен дәвам итә. Бүген биредә 69 бала белем ала. Соңгы елларда бу күрсәткеч бер тирәдә тора, һәр елны 1 сентябрьдә парталар артына уртача 70ләп бала утыра. «Укыту сыйфаты буенча Күзкәй мәктәбе районда алдынгы урыннарны саклап килә. Район, республика олимпиадаларында катнашып, призлы урыннарга ирешкән укучыларыбыз белән горурланабыз. Хәзер балаларны мондый чараларга җәлеп итү көчле һәм аларның күпкырлы үсеше өчен кирәктер бу дип саныйм. Ләкин, замана үзгәрсә дә, бала шул ук бала булып кала. Аларның һәрберсен хөрмәт итү, ярату, һәркайсына якын килү мөһим. Белем һәм тәрбия бирүдә болар төп моментлар. Шунысы сөендерә, укыту системасы камилләшә бара, техник яктан педагогларның әзерлеге яхшыра бара», - ди тәҗрибәле мөгаллим. Әлбәттә инде, күңелне тырнаган мәсьәләләр дә бар. Мәктәптә кәгазь эшенең күплеге, укытучыларның белем бирергә вакыты аз калуы, башкалар кебек, аны да нык борчый. Балаларның спорттан, үзеңне чыныктыра торган төрле уеннардан читләшеп, компьютер-телефоннарда утыруы да күңелле күренеш түгел, ди ул.
Гаиләсенә килгәндә, Индира һәм Мирзаян Шәйхаттаровлар ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары инде күптән гаиләле, әби белән бабайның бүген алты оныклары бар. Кызганычка, кызлары авыру, үзләре янында тәрбияләнә. Индира ханым да гомере буе укытучы булып эшләгән. «Үз мәшәкате чиктән ашкан булса да, ул миңа һәрвакыт ярдәм итте, аңлады. Гомер буе җитәкче урында эшли алуыма, иң беренче чиратта, мин аңа рәхмәтле. Шулай ук туганнарымның, якыннарымның ярдәмен һәрвакыт тоеп торам. Форсаттан файдаланып, коллективыма, бик аз хезмәт хакы алып эшләүче, бер эшкә дә каршы килеп тормаучы техник хезмәткәрләргә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә», - ди Мирзаян Мансур улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев