Ташламалы ягулык быел да булачак
Язгы чәчүгә район хуҗалыкларына ташламалы бәядән барысы 1670 тонна ягулык биреләчәк, ләкин бәясе әлегә билгеле түгел. Ул 1 гектар сөрүлек җиргә 20 килограмм, бәрәңге, чөгендер һәм яшелчәләр мәйданына өстәмә рәвештә 10 килограммнан булачак. Хуҗалыклар шулай ук ашлама әзерлиләр. Бүгенгә ул бер гектарга 60 килограмм исәбеннән тупланган. Район авыл хуҗалыгы һәм...
Язгы чәчүгә район хуҗалыкларына ташламалы бәядән барысы 1670 тонна ягулык биреләчәк, ләкин бәясе әлегә билгеле түгел. Ул 1 гектар сөрүлек җиргә 20 килограмм, бәрәңге, чөгендер һәм яшелчәләр мәйданына өстәмә рәвештә 10 килограммнан булачак. Хуҗалыклар шулай ук ашлама әзерлиләр. Бүгенгә ул бер гектарга 60 килограмм исәбеннән тупланган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның әйтүенчә, сатылган сөткә дәүләттән субсидия алу өчен идарә тарафыннан документлар әзерләп тапшырылган. Хуҗалыкларга барысы 13 млн 700 мең сумлык субсидия бүленергә тиеш. Бу акчага минераль ашламалар алу мәсьәләсе хәл ителә. Орлыклар әзерләүгә килгәндә, бүген складларны ачып җылыта башладылар. Һава температурасы нольдән югарыга күтәрелгәч, агулау башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев