23 июнь 2022 яңалыклары
-
Тукай районында яшәүче гаиләләргә ана капиталы тапшырылды
22 июнь көнне Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Тукай районының 2 гаиләсе ана капиталы сертификатына ия булды. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов гаиләләрне котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.
-
Кул эшләрендә – күңел хәзинәсе
Иске Байлар авылында яшәүче Гөлфинә Рәҗәп кызы Шакирова күңел хәзинәсен кул эшләренә: чигешләренә, акварель белән ясаган рәсемнәренә, бизәнү әйберләренә, теккән һәм бәйләгән әйберләренә күчерә белүче оста куллы туташ.
-
Пенсионерлар ярышты
Цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү максатыннан, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2022 ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Цифрлаштыру халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, мөмкинлекләрне киңәйтү, төрле процедураларны җиңеләйтү мөмкинлеге бирә торган инструмент булып тора.
-
Җиләк тиз пешсен дисәң
Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Җиләкне тиешенчә карау, тукландыру уңышны гына түгел, хәтта тәмен, сыйфатын да үзгәртә. Вакытында тукландырылган җиләк тә тәмле, сусыл һәм матур була. Җиләкне елына кимендә өч тапкыр тукландырырга кирәк. Беренчесе язын – вегетатив фаза вакытында, икенчесе – чәчәк ата башлагач һәм өченчесен – көзен, салкыннар башланганчы.
-
Контракт буенча хәрби буенча хәрби хезмәт
Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы Хәрби комиссариаты хәзерге вакытта контракт буенча кыска сроклы хәрби хезмәткә (4 айга) җыя. Кандидатка карата таләпләр: РФ армиясендә хәрби хезмәт узу, җаваплылык һәм дисциплиналылык, 50 яшь тулмау, сәламәтлеге буенча яраклылык һәм хөкем ителмәү.
-
Очрашыйк, әле сыйныфташлар!
Кеше гомере шундый тиз үтә икән, сизмичә дә каласың. Еллар үткәч барысын да искә алып, уйланып утырасың икән. Быел 2022 елда Минзәлә районына кергән Хуҗәмәт авылы мәктәбен тәмамлаганыма да илле ел булган икән бит! Анда хәзер безнең Тукай районына кергән Сәмәкәй, Сәет, Оргыды, Күгәш, Мерәс, Торнаташ, Иске Абдул, Иректаң авылы балалары йөреп укыдылар. Урта мәктәп безнең авылларга иң якыны Хуҗамәттә иде.
-
Өлкәннәр компьютер белән идарә итү осталыгын сынады
Шушы көннәрдә Комсомол авылы мәктәбендә өлкәннәр hәм сәламәтлекләре чикле кешеләр арасында компьютер белеме буенча "Хикмәт" республика чемпионатының беренче этабы узды. Чемпионатта районның авыл җирлекләреннән барлыгы 12 кеше катнашты.