Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиләк тиз пешсен дисәң

Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Җиләкне тиешенчә карау, тукландыру уңышны гына түгел, хәтта тәмен, сыйфатын да үзгәртә. Вакытында тукландырылган җиләк тә тәмле, сусыл һәм матур була. Җиләкне елына кимендә өч тапкыр тукландырырга кирәк. Беренчесе язын – вегетатив фаза вакытында, икенчесе – чәчәк ата башлагач һәм өченчесен – көзен, салкыннар башланганчы.

Әлбәттә, җиләкләрне тукландыру, корткычлардан саклау өчен сатуда нинди генә препаратлар юк хәзер. Тик күп кенә бакчачылар тулысынча диярлек «химия»дән баш тартуны хуп күрә. Чыннан да җиләкне чәчәк аткан вакытта кул астындагы чаралар белән тукландырып, мул уңыш җыеп алырга була.

Тукландыру ысуллары
Агач көле. Көл фосфор, калий һәм кальцийга бай булганлыктан, җиләк чәчәк аткан вакытта тукландыру өчен иң яхшы чараларның берсе булып тора. Файдалы катнашманы 10 л суга бер стакан көл болгатып ясап, кичкә калдырырга һәм икенче көнне һәр төпкә бер литр сибеп чыгарга киңәш ителә.

Кычыткан төнәтмәсе. Әлеге төнәтмә туфракны калий, кальций, тимер һәм марганецка баета, шунлыктан тамыр системасын көчәйтеп җибәрә, уңыш күләмен арттыра. Моның өчен мичкәнең яртысына сабагы белән бергә вакланган кычытканны салып, су өстәргә һәм 10–14 көнгә караңгы урында төнәтергә кирәк. Әзер төнәтмәне 10 л суга бер литр болгатып сибәргә киңәш ителә.

Тирес яки тавык тизәге. Алар җиләк чәчәк аткан вакытта кулланыла торган иң яхшы чаралардан санала. Катнашма калий, азот һәм фосфорга бай. Ул яңгыр суалчаннарын җәлеп иткәнлектән, туфрак сыйфатын да яхшырта.  Файдалы катнашманы әзерләү өчен мичкәнең өчтән беренә тирес яки тавык тизәге салырга һәм мичкә авызына җиткәнче су тутырып каплап куярга. Катнашма бер атна торганнан соң тиреснекен 1:10, тавык тизәгеннән ясалганын 1:20 исәбеннән су белән болгатып, һәр төпкә бер литр чамасы сибеп чыгарга.

Реклама

Чи чүпрә.  100 г чи чүпрәне 10 литр җылы су белән болгатып, капкач белән каплап кичкә әчетергә калдырырга. Җылы һәм яңгырсыз көнне һәр төпкә ярты литр сибеп чыгарга кирәк.

Йод. Ул җиләкне корткычлардан саклый, дымлы вакытта авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Аны, гадәттә, көл белән бергә кулланалар. 10 л суга бер стакан көл, 10 тамчы йод салып болгатырга һәм һәр төпкә ярты литр сибәргә киңәш ителә.

Нашатырь спирты. Әлеге катнашма җиләкнең авыруларга карата иммунитетын арттыра. 10 л суга 40 мл нашатырь спирты, бераз эретелгән хуҗалык сабыны кушып болгатырга һәм лейка белән җиләкләрнең өстенә сибеп чыксаң яхшы. Катнашманы ясаганда һәм сипкәндә респиратор һәм перчатка кулланырга киңәш ителә.

Гөлнара Зиннәтуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X