Якты юл
  • Рус Тат
  • Өлкәннәр компьютер белән идарә итү осталыгын сынады

    Шушы көннәрдә Комсомол авылы мәктәбендә өлкәннәр hәм сәламәтлекләре чикле кешеләр арасында компьютер белеме буенча "Хикмәт" республика чемпионатының беренче этабы узды. Чемпионатта районның авыл җирлекләреннән барлыгы 12 кеше катнашты.

    Чарада Боерган авылыннан Флүзә Салимова, Иске Дөрештән Фәүзия Габсаматова hәм Шилнәбаштан Валентина Уфимцева җиңүчеләр дип табылды. Алар чемпионатның 4-5 нче октябрь көннәрендә Казанда үтәчәк икенче этабында катнашачак. 

    /фотолар Гөлназ Шакирова тарафыннан бирелде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: