Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсионерлар ярышты

Цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү максатыннан, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2022 ел республикада цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Цифрлаштыру халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, мөмкинлекләрне киңәйтү, төрле процедураларны җиңеләйтү мөмкинлеге бирә торган инструмент булып тора.

Тукай районының Комсомолец поселогында пенсионерлар арасында компьютер буенча күп төрле ярыш буенча чемпионат узды. Компьютер өлкәннәргә дә барлык вакыйгалардан хәбәрдар булырга, зур мәгълүмат агымында ориентлашырга өйрәнергә ярдәм итә. Заманча пенсионерлар компьютерны яхшы беләләр, ә кайвакыт хәтта яшьләрдән уздырып җибәрәләр, интернетта кирәкле мәгълүматны тиз табалар, сатып алулар ясыйлар, аралашалар, табибка кабул итүгә һәм дәүләт хезмәтләре алуга язылалар – моны пенсионерлар арасындагы ярыш тагын бер кат раслады.

Реклама


/ Фотолар Гөлназ Шакирова тарафыннан бирелде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X