Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Очрашыйк, әле сыйныфташлар!

Кеше гомере шундый тиз үтә икән, сизмичә дә каласың. Еллар үткәч барысын да искә алып, уйланып утырасың икән.  Быел 2022 елда Минзәлә районына кергән Хуҗәмәт авылы  мәктәбен тәмамлаганыма да илле ел булган икән бит! Анда хәзер безнең Тукай районына кергән Сәмәкәй, Сәет, Оргыды, Күгәш, Мерәс, Торнаташ, Иске Абдул, Иректаң авылы балалары йөреп укыдылар. Урта мәктәп безнең авылларга иң якыны Хуҗамәттә иде.

Әле Минзәлә районының үз авылларыннан: Югары һәм Түбән Тәкермән, Наратлы Кичү, Шикәрле Каеннардан туксаннан артык бала йөреп укыдылар бу мәктәптә. Без чит авыллардан килгәннәрне өч сыйныфка бүлделәр. Бергә дуслашып, кайчакта үзара чәкәләшеп тә алдык, әммә барыбер тату булып урта белем алып чыктык. Хуҗәмәт мәктәбен тәмамлаучы классташлар хәзер кайларда гына гомер итмиләр?! Санап карадым, Тукай районының 30 дан артык авылларында, Чаллыда, Казанда башка шәһәрләрдә яши алар. Бигрәк тә яшьтәшләремне КАМАЗ төзелеше “йотты”, Чаллыга килеп төпләнүчеләр иң күбедер.

Классташларым арасында төрле уку йортларында укып һөнәр үзләштергән бик күркәм кешеләр бар. Инженерлар, табиблар, укытучылар, ветринария табиблары, агрономнар, тракторист-шоферлар, башка бик күп тармакларда хезмәт куючы алдынгы шәхесләр. Безгә 60-70 яшь тулса да әле беребез дә кәкрәеп, бөкерәеп беткән кешеләр түгелбез. Кыю атлыйбыз, адымнарыбыз нык. Яраткан хезмәтләребезне дәвам итәбез.  Шуны гына әйтеп үтәсе килә туксаннан арткан классташларымның унбише бүген инде бакый дөньяда. Урыннары җәннәттә булсын.

Мөхтәрәм сыйныфташларым, яшьтәшләрем, әйдәгез әле 50 еллдан соң бер очрашып алыйк әле. Мин сезне 2 июль көнне Минзәлә районының Хуҗамәт авылы мәдәният йортына иртәнге унга очрашуга чакырам. Бу чараның оештыру рәисе мин үзем булам.Илле елдан соң очрашу бәйрәменең планы инде төзелгән. Бар катнашучылар үзләренә үзләре иганәче формасында була. Мәҗлескә һәркем үз күчтәнәче белән килә. Әгәр дә арабызда бөтен очрашуга акчалата ярдәм итүче булса, рәхим итсен. Яраткан укытучыларыбыз да берничә генә кеше калды аларны да бәйрәмебездә күрерсәк иде, барысын да чакырабыз. Оештыру мәсьәләләре буенча соравыгыз булса телефон номерымны “Якты юл” газетасы редакциясеннзн белә аласыз. Әйдәгез, бер күрешү бер гомер, дигәндәй илле елдан соң очрашып алыйк әле.

Мәүлетҗан Хисамиев,

Оргыды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев