23 апрель 2021 яңалыклары
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #20/ "П" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
«Аҗаган» уйнадылар
Калмия мәктәбе һәм Сосновый Бор поселогындагы «Яшьлек» спорт комплексы базасында «Аҗаган» хәрби-спорт уеннарының муниципаль этабы үтте.
-
Ничек яшисең, ветеран?
Казанда Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы чираттагы VII хисап-сайлау крнференциясен үткәрде. Анда районнардан җыелган делегатлар 2020 елда башкарылган эшләрне барлады, алга куелган планнар турында фикер алышты.
-
Юбилей – тукайлылар язмышында
Князево авылында узачак район бәйрәменә чакырылгач, икеләнеп калдым. Бакчада эшләр башланды. Быелгы яз бик үзенчәлекле – туфрак көнләп түгел, сәгатьләп кибә. Кишер, чөгендер ише салкынга чыдам орлыкларны чәчә башласаң да була. Шулай да узачак чара күңелне кузгатты. Район юбилее бит, ә мин 45 ел гомеремне районым яшьтәше «Якты юл» газетасында эшләүгә багышладым.
-
Җирлекләргә бүләккә – трактор!
Хәзерге вакытта Татарстанда 956 муниципаль берәмлек исәпләнә: 43 муниципаль район, 2 шәһәр округы, 872 авыл җирлеге, 39 шәһәр җирлеге. Үзидарә органнары хезмәткәрләренең эше җирлекнең яшәешен, социаль-икътисади көнкүрешен кайгыртудан һәм тормыш-яшәештәге күзгә күренмәгән башка проблемаларны чишүдән гыйбарәт. Шундый җаваплы һәм авыр вазыйфаны башкаручы хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме РФ Президенты Указы белән 21 апрельдә билгеләп үтелә.
-
Бикләндә – Ифтар ашы
Авыл уртасында нур чәчеп торган изге йортыбызда – мәчетебездә ифтар ашы узды. Авылдашлар да, килгән кунаклар да күп иде анда. Мәчетебезнең эче дә җылы, иркен, нурлы. Ниндидер күңелгә рәхәтлек бирә торган мохит монда. Мөдәфис хәзрәт белән Әнисә апаның күңел җылысы сеңгәндер кебек бу изге диварларга.
-
Районга Якутия делегатлары килде
22 апрель көнне Тукай районы Якутиядән килгән кунакларны кабул итте.
-
ГТО нормасын – алтын билгесенә
Районда 2014 елдан бирле һәр ел саен 6 яшьтән алып 70 яшькәчә һәм аннан да өлкәнрәкләр өчен «Эшкә һәм оборонага әзер» дигән кышкы һәм җәйге Бөтенроссия спорт фестивале уза.
-
Балаларга – ун мең сум
Мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә ун мең сум акча түләнәчәк.
-
Лаеклы бүләк
Князево мәдәният йортында районның 45 еллыгына багышлап үткәрелгән «Тукай төбәге – илебез бизәге» дип аталган чарада «Якты юл» («Светлый путь») газетасын 45 еллыгы белән котладылар һәм аның бүгенге баш редакторы Рөстәм Зәкиевка район башлыгы Фаил Камаев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
АО «Татмедиа» организует в Челнах национальный медиацентр
В Набережных Челнах появится специализированный медиацентр для татароязычных СМИ, издающихся в городе. По словам генерального директора АО «Татмедиа», центр национальной прессы должен стать местом проведения встреч на национально-культурные темы и пресс-коференций.