Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бикләндә – Ифтар ашы

Авыл уртасында нур чәчеп торган изге йортыбызда – мәчетебездә ифтар ашы узды. Авылдашлар да, килгән кунаклар да күп иде анда. Мәчетебезнең эче дә җылы, иркен, нурлы. Ниндидер күңелгә рәхәтлек бирә торган мохит монда. Мөдәфис хәзрәт белән Әнисә апаның күңел җылысы сеңгәндер кебек бу изге диварларга.

Мөдәфис хәзрәт моңлы итеп Коръән укыды. Мәчеткә терәп салган янкорма мондый ашлар уздырырга бик тә уңайлы икән. Пешерү бүлмәсе янда гына, анда тәмле аш исләре аңкый.
Намаздан соң барыбызны да мул өстәл артына утыртып сыйладылар, Ифтар ашын берничә гаилә берләшеп оештырган, чыгымнарын бергә күтәргәннәр. Авылдашларыбызның күркәм эшләре сокландыра. Рамазан аеның башка көннәрендә дә шулай бер булып ифтар ашы уздырырга дип сөйләштеләр гаиләләр.
Хуҗасы нинди – йорты шундый. Мөдәфис хәзрәткә тел-теш тидерерлек түгел. Бөтен җаны-тәне белән тырышты бит, әйдәде, кирәк булса, баш иеп ярдәм сорап эшләрне авылдашлар белән бергә башкарды. Шөкер, бүген мәчетебез әллә каян үзенә дәшеп тора. Инде күп еллар шулай халыкны үзенә җыеп, әдәпкә, әхлакка өйрәтсен иде иман йортыбыз.

Рәзинә Сәетгәрәева. Биклән авылы.
/ Фото Рәзинә Сәетгәрәевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев