Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирлекләргә бүләккә – трактор! 

Хәзерге вакытта Татарстанда 956 муниципаль берәмлек исәпләнә: 43 муниципаль район, 2 шәһәр округы, 872 авыл җирлеге, 39 шәһәр җирлеге. Үзидарә органнары хезмәткәрләренең эше җирлекнең яшәешен, социаль-икътисади көнкүрешен кайгыртудан һәм тормыш-яшәештәге күзгә күренмәгән башка проблемаларны чишүдән гыйбарәт. Шундый җаваплы һәм авыр вазыйфаны башкаручы хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме РФ Президенты Указы белән 21 апрельдә билгеләп үтелә. 

Хәзерге вакытта Тукай районы 23 авыл җирлеген берләштерә, аларга 88 авыл һәм поселок керә. Шәһәр яны районы булганлыктан, җирлегебездә бакчачылык ширкәтләре дә бихисап, шуңа бәйле рәвештә җирлек башлыкларына өстәмә мәшәкатьләр туып кына тора.  
Районның үзидарә органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен Түбән Суыксу мәдәният йортында билгеләп үттеләр. Район башлыгы Фаил Камаев гомерләрен шушы хезмәткә багышлаучыларга рәхмәтен җиткерде.
– Җирле үзидарә – авыл кешесенә иң якын хакимият ул. Эшегез авыр да, җаваплы да. Сез халык белән эшлисез, сезгә оста психолог булырга да туры килә. Авылның яшәеше, социаль-икътисади көнкүреше турыдан-туры сезнең белән бәйле. Сез – оста оештыручы да, идарәче дә. Һәр кеше авылының матур, төзек, чиста, юлларының яхшы булуын тели. Менә каршыда торган Беларус тракторлары авыл җирлекләрендә халыкның көнкүрешен, яшәешен яхшыртуда зур ярдәм булачак, – диде. 2020 елда авыл җирлекләре арасында үткән бәйгедә грантлар откан җирлекләргә трактор ачкычларын тапшырды. Бүләкне Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов, Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы Гадел Даутов, Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов, Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева алды. «Трактор – җирлегендә иң кирәкле, универсаль техника», – дип рәхмәтләрен белдерделәр алар.
Муниципаль хезмәткәрләрне котлау мәдәният йортында дәвам итте. Намуслы хезмәте өчен Комсомолец авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән; «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсында «Иң яхшы авыл, шәһәр җирлеге башлыгы» номинациясендә җиңү яулаган Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина Диплом белән; Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева «ТР Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең Мактау кәгазе белән, район башкарма комитетының исәп һәм отчет бүлеге башлыгы Эльвира Халитова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге башлыгы Гөлназ Исхакова, район советы аппаратының оештыру бүлеге баш белгече Эльвира Гайфуллина район башлыгының Мактау кәгазе белән; Калмаш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлназ Нәҗипова, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы урынбасары Лилия Яковлева, район Советы аппаратының оештыру бүлеге баш белгече Айзилә Гатина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры үзешчән артистлары Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» спектаклен күрсәтте. 

Күбрәк фотоларны моннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев