Лаеклы бүләк
Князево мәдәният йортында районның 45 еллыгына багышлап үткәрелгән «Тукай төбәге – илебез бизәге» дип аталган чарада «Якты юл» («Светлый путь») газетасын 45 еллыгы белән котладылар һәм аның бүгенге баш редакторы Рөстәм Зәкиевка район башлыгы Фаил Камаев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Редакциябез оешканнан бирле шушы басмада хезмәт куйган ветеран-журналист, атказанган мәдәният хезмәткәре Заһидә Нәбиуллина башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев