ГТО нормасын – алтын билгесенә
Районда 2014 елдан бирле һәр ел саен 6 яшьтән алып 70 яшькәчә һәм аннан да өлкәнрәкләр өчен «Эшкә һәм оборонага әзер» дигән кышкы һәм җәйге Бөтенроссия спорт фестивале уза.
2020 ел ахырына ГТО нормативларын бик яхшы күрсәткечләр белән 2059 кеше тапшырган (алтын билгегә – 733, бакырга – 882, бронзага – 844 кеше).
Предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләр арасында үткән елгы нәтиҗәләр буенча «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ хезмәткәрләре Рафаэль Гыймазетдинов һәм Рамилә Газизова; район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре Никита Федоров һәм Марат Йосыпов; белем бирү учреждениеләреннән Наил Вәлиев һәм Илдус Закиров ГТОның алтын билгесенә лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев