21 декабрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга 2017 елда республика юлларында гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектлар хакында сөйләде. Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда шул хакта хәбәр итте. Кремльнең матбугат хезмәте очрашуның тулы стенограммасын бастырып чыгарган. Рөстәм Миңнеханов...
-
“Салават күпере”ндә 11-2 йорты кулланышка тапшырылды
18 катлы йортта барлыгы 340 фатир исәпләнә. Бүген Казанның "Салават күпере" торак комплексында төзелгән тагын бер йорт кулланышка тапшырылды. Биредәге йортлар социаль ипотека программасы буенча төзелә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкиле Владимир Никофоров әйтүенчә, Яңа елга кадәр "Салават күпере"ндә тагын берничә йортны кулланышка тапшыру планлаштырыла. "Фонд директоры...
-
Йомырканың агы файдалымы?
Йомырка сарысында файдалы матдәләр агындагыга караганда күбрәк. Аның каравы, агын организм җиңелрәк үзләштерә. Анда күзәнәкләр төзүдә кирәкле матдәләр бар. Табиб тыюы булмаганда бала атнага кимендә 2-3 йомырка ашарга тиеш. Йомырка балалар, йөкле хатын-кызлар, акыл хезмәте башкаручыларга аеруча кирәк.
-
Дәүләт Думасы беренче бала тугач түләнә торган пособиеләр турында закон кабул итте
2018 елда пособиенең уртача күләме - 10 523, 2019 елда - 10 836, 2020 елда 11 143 сум тәшкил итәчәк. Дәүләт Думасы беренче яки икенче бала тугач түләнә торган пособиеләр турындагы закон проектын өченче, соңгы утырышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Әлеге пособиене илдә даими яшәүче...
-
Хисләрне ничек яңартырга?
Белгечләр әйтүенчә, ир белән хатын арасында романтика бетсә, хисләр суына, мәхәббәт үлә башлый. Нәтиҗәдә, алар арасында дуслык кына кала. Шуңа да гаиләдәге хис-тойгыны яңарту зарур. Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә була.
-
Законсыз рәвештә чыршы сатучыларны тикшерәләр
Бүгеннән район территориясендә «Чыршы» дип аталган оператив-профилактик чара башлана. Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ылыслы агачларны законсыз рәвештә кисү һәм сатуны тыю максатыннан әлеге чараны район Эчке эшләр бүлеге һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үткәрә. Эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре бүлеге башлыгы Илназ Байдугановның хәбәр итүенчә, рейдлар, нигездә, «Түбән Кама»...
-
«Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан «Алло, «Бердәм Россия» Кыш Бабае тыңлый» акциясе үткәрү матур гадәткә әйләнде. Быел әлеге акция 22 декабрьдә үтәчәк. Бу көнне 14:00тән 15:00 сәгатькә кадәр балалар, 70-02-42 телефонына шалтыратып, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, табышмакларга җавап табып, бүләк алу бәхетенә ирешәчәк. Бүләкләрнең иганәчесе -...
-
Яңа ел чаралары вакытына янгынга каршы махсус режим кертелә
Яңа ел чаралары вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан быел да районда янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул 25 декабрьдән башланып, киләсе елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
-
Котлау, игъланнарны алдан бирергә кирәк
Бәйрәм көннәрендә «Якты юл» («Светлый путь») газетасының чыгу тәртибендә үзгәрешләр бар. Шуңа күрә котлау, игъланнарыгызны редакциягә алданрак тапшыру мәслихәт. 2017 елның соңгы саны 29 декабрьдә чыгачак. Яңа 2018 елның беренче саны 10 гыйнварда гына дөнья күрәчәк. Без бу көннәр эчендә сезнең белән газетаның Интернет челтәрендәге сайтында (tukai-rt.ru) һәм «Вконтакте» социаль...