Хисләрне ничек яңартырга?
Белгечләр әйтүенчә, ир белән хатын арасында романтика бетсә, хисләр суына, мәхәббәт үлә башлый. Нәтиҗәдә, алар арасында дуслык кына кала. Шуңа да гаиләдәге хис-тойгыны яңарту зарур. Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә була.
Кызыксынулар. Романтиканы сөйгәнегезнең мавыгулары ярдәмендә кайтарырга була. Концертка яки спорт матчына билет, китап кебек кечкенә бүләк тә кәефен күтәрер. Шундый сюрпризлар серлелек тудырыр.
Хат. Хисләрегезне белдерү өчен, яраткан кешегезгә кечкенә открытка яки хат бирегез. Электрон хатлар, sms-лар аңа булган назыгызны тапшыра алмас. Кулдан язылганнары күпкә яхшырак.
Массаж. Эштән арып кайткан икенче яртыгызга массаж ясасагыз, хисләрегез, һичшиксез, яңарыр. Массаждан соң аның арыганлыгы да бетәр, кәефе дә яхшырыр.
Игътибар. Сөйгәнегезнең кимчелеге турында гел кабатлап тормагыз. Хисләрегез бетмәсен дисәгез, түзәргә өйрәнергә кирәк. Кочаклашу, үбешүләр мөнәсәбәтләрне ныгыта, шуны да онытмагыз.
Мактау. Мактау сүзләре һәркемгә дә ошый, шуңа да күп еллар бергә яшәгәннән соң да, ярыңны мактый белергә кирәк. Дусларыгыз, туганнарыгыз белән сөйләшкәндә, аның яхшы якларын телгә алыгыз, ул үзен мактауларын ишетеп, сөенеп куяр һәм үзенә соклануыгызны, яратуыгызны тояр.
Икәү генә. Танышкан урыныгызга, очрашып йөргәндәге җирләргә сәяхәт кылыгыз. Беренче тапкыр үбешүегезне, хисләрегезне искә төшерегез. Бу ир белән хатынны якынайта.
Аңлашып яшәгез. Хис-тойгылар хатын-кызларга хас нәрсә. Ирләрнең күбесе мөнәсәбәтләрдә романтика булмаса да ярый дип саный. Әмма моның өчен аңа үпкәләргә: «Чәчәк тә бүләк итмисең», - дип ачуланырга кирәкми. Романтика теләгән хатын-кыз үзе шундый мохит тудырырга тиеш. Аннан күреп ир-ат та күңелле сюрпризлар ясаячак.
Н. Туганов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев