21 июнь 2022 яңалыклары
-
“Балкыш”ның балкыган көннәре
Иске Дөреш авылында гүзәл табигать кочагына сыенып утырган лагерь әллә каян игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Исеме җисеменә туры килеп тора. Әллә каян балкып утыра ул! «Балкыш»та ял итү аеруча истәлекле икән. Биредә ял итүче балалар бер аваздан әнә шул ди. Аларны иртән- иртүк йокыдан торулар да куркытмый, киресенчә, биредән китәсе дә килми, ди алар.
-
Чебиләргә дә тәрбия кирәк
Чебешләрдә була торган күп кенә авыруларның килеп чыгуы, шул исәптән йогышлы чирләрнең сәбәбе – аларны дөрес асрамау һәм ашатмауда, ди белгечләр. Кош-кортның авырганын ничек белергә һәм дәваларга соң? Авыручы кошның күзләре йомылган була. Андый чебеш авыр һәм еш сулый, аксый, башы, аяклары калтырый, урыныннан тормый башлый. Мондый билгеләр азыкта берәр витамин, минерал матдәләр җитмәгәндә, яки агуланганда була. Витамин җитмәгәндә алар начар үсә, ябыга, ашамый.
-
Сөтле чәй эчегез!
Әгәр чәйне сөтләп эчсәң, сусауны да, ашыйсы килүне дә бер үк вакытта басарга була, чөнки бу очракта эчемлек шактый туклыклы булып чыга, дип белдерә диетолог Михаил Гинзбург. Аның сүзләренчә, сөтле чәйне ашказаны авырулары булган очракта да эчәргә була. Сөтле чәй — ул эчемлек кенә түгел, ә үзенә күрә бер ризык та. Ягъни, әйтик, кешенең эчәсе генә түгел, ашыйсы да килә икән, ул сөтләп чәй эчә ала, — дип белдерә Гинзбург.
-
Яшьләр көненә район нинди чара әзерли?
Тиздән яшьләр көне билгеләп үтеләчәк.
-
Мактаулы исем бирелде
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә коллегиянең I яртыеллык нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырышы узды. Чара кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Карары белән Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча муниципальара бүлек башлыгы урынбасары Арман Аяпбергеновка «Татарстан Республикасының Атказанган җиртөзәре» дигән мактаулы исем бирелде.
-
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 32 мең сумлык штрафлары җыелган
Чираттагы «Тоннель»рейды узды 20 июньдә Тукай районының ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель»рейдына чыктылар. Профилактик чара Яр Чаллы-Борды автоюлында узды. ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүче йөртүчеләрне ачыклады. Рейд нәтиҗәләре буенча куркынычсызлык каешын эләктермәүче өч машина йөртүче ачыкланды. Тукай районының бер авыл җирлегендәге юл-патруль хезмәте инспекторлары, яшәү урынында, транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән шоферны тоткарладылар. Аның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 32000 сумлык штрафлары җыелган. Әлеге гражданин Тукай районы полиция бүлегенә китерелде, аңа карата административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясы буенча административ беркетмә төзелде, административ штрафны вакытында түләмәгән өчен административ беркетмә төзелде. Әлеге хокук бозу эше Тукай районы җәмәгать суды тарафыннан каралачак. Штрафларны ул, эшне алмаштыруга бәйле рәвештә, финанс кыенлыклары аркасында, түли алмаган.
-
Машинасы кисәкләргә таралган
Чаллы янындагы коточкыч авариядә җиңел машина кисәкләргә таралган. Автомобиль руле артында исерек 26 яшьлек егет була. Ул могҗиза белән исән кала. Җитмәсә, аның машина йөртү хокукы да юк икән. Авария «Чаллы – пионер лагерьлары» урман юлында булды.
-
Бакчаларда - яшел укроп
Бакчаларда ямь-яшел булып укроп үсеп чыкты. Аның иң файдалы, тәмле чагы әнә шул яшь чагында. Укропны турап киптереп куялар, шулай ук ваклап кисеп суыткыч камераларына да куеп саклыйлар. Укроп сәламәтлек өчен дә бик файдалы.
-
Бурычларны автомат рәвештә алып калалар
Россиядә 20 июньнән Федераль суд приставлары хезмәте (ФССП) эшчәнлегенә кагылышлы төзәтмәләр үз көченә керде. Яңа кагыйдәләр буенча, бурыч түләтүгә бәйле башкару производстволары, ведомство хезмәткәреннән башка гына, махсус мәгълүмати система ярдәмендә, автомат рәвештә кузгатылып, автомат түләтеләчәк.