Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чебиләргә дә тәрбия кирәк

Чебешләрдә була торган күп кенә авыруларның килеп чыгуы, шул исәптән йогышлы чирләрнең сәбәбе – аларны дөрес асрамау һәм ашатмауда, ди белгечләр. Кош-кортның авырганын ничек белергә һәм дәваларга соң? Авыручы кошның күзләре йомылган була. Андый чебеш авыр һәм еш сулый, аксый, башы, аяклары калтырый, урыныннан тормый башлый. Мондый билгеләр азыкта берәр витамин, минерал матдәләр җитмәгәндә, яки агуланганда була. Витамин җитмәгәндә алар начар үсә, ябыга, ашамый.

Д витамины җитмәгәндә сөякләре кәкрәя, акрын гына йөриләр, күп очракта утырып торалар. Бу бигрәк тә урамга чыкмаган, кояш күрмәгән кошларда күзәтелә. В1, В2, В3, В5, В6 витаминнары җитмәсә, кошлар алпан-тилпән атлый, калтырыйлар, башларын арт якка салалар.
Мондый вакытта чүпрә, яшел үлән, ылыс, печән оннары бирергә кирәк. Каротинга бай люцерна, клевер, кәҗә үләне яфраклары файдалы. В12 витамины ит-сөяк оннарында була һәм сөт, ит калдыклары бирсәң, файдалы булуын киңәш итә озак еллар кош-корт асраучы хуҗабикәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев