Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөтле чәй эчегез!

Әгәр чәйне сөтләп эчсәң, сусауны да, ашыйсы килүне дә бер үк вакытта басарга була, чөнки бу очракта эчемлек шактый туклыклы булып чыга, дип белдерә диетолог Михаил Гинзбург. Аның сүзләренчә, сөтле чәйне ашказаны авырулары булган очракта да эчәргә була. Сөтле чәй — ул эчемлек кенә түгел, ә үзенә күрә бер ризык та. Ягъни, әйтик, кешенең эчәсе генә түгел, ашыйсы да килә икән, ул сөтләп чәй эчә ала, — дип белдерә Гинзбург.

Ашказаны-эчәк тракты авырулары вакытында чәй эчәклекнең лайлалы тышчасын ярсытырга һәм ашказаны суты секрециясен арттырырга мөмкин, әмма сөтле чәй бу хәлне булдырмаска сәләтле, ди ул. Гинзбург, сөтле чәй организмда яхшырак үзләштерелә, дип ассызыклый.
Элегрәк кардиолог Юрий Серебрянский белдерүенчә, артериаль кан басымын нормада тотарга үлән чәйләре, валериана, календула һәм гөлҗимеш төнәтмәләре кебек эчемлекләр ярдәм итә. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, бөтнек, кура җиләге, карлыган яисә мелисса белән пешерелгән чәй файдалы булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев