Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Бакчаларда - яшел укроп

Бакчаларда  ямь-яшел булып укроп үсеп чыкты. Аның иң файдалы, тәмле чагы әнә шул яшь чагында. Укропны турап киптереп куялар, шулай ук ваклап кисеп суыткыч камераларына да куеп саклыйлар. Укроп сәламәтлек өчен дә бик файдалы.

Кан басымы күтәрелмәсен, варикоз булмасын, атеросклероз барлыкка килмәсен һәм кан әйләнеше бозылмасын өчен кан тамырларын чистартып торырга кирәк. Моның өчен әлеге рецепт кулланырга киңәш итәбез: 100 гр укроп орлыгына 2 аш кашыгы төелгән валериан тамыры кушып, өстенә 2 литр кайнар су агызабыз һәм бераз суынгач, 2 аш кашыгы бал өстәп яхшылап төреп куябыз. Бер көн төнәткәч, эчәргә дә була. Ашарга ярты сәгать кала берәр аш кашыгы куланыгыз. Дәвалану курсы – 20 көн. Аннары ун көн тәнәфес ясап, тагын бер курс кабатларга.
Укроп тәмләткеч кенә түгел, ә кан басымы, пневмония, ашказаны авыруларын дәвалый торган дару да. Укропның составында А, В, С, Е витаминнары, кальций, тимер, фосфор, аскорбин кислотасы бар.  Әлеге яшел тәмләткечне даими куллану нәтиҗәсендә кан кислородка баеп тора, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге яхшыра. Укроп ботагы белән яфрагында баш миендәге кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын киңәйтә торган анетин бар, бу матдә аларга файдалы микро һәм макроэлементлар белән тукланырга ярдәм итә. Укроп йөкле һәм бала имезүче ханымнар өчен дә файдалы, ул аларның сөтен арттыра. Нерв системасын тынычландыра, организмдагы ашкайнату процессын көйли, организмны токсиннардан, шлаклардан чистарта, ютәлдән дә файдасы бар.  Бөердә һәм үт куыгында таш булганнан: ике аш кашыгы ваклап туралган укроп өстенә 400 мл кайнар су салып, өстен каплап, 15-30 минут төнәтегез. Сөзегез һәм җылы килеш көнгә өч-дүрт тапкыр яртышар стакан эчегез. Дәвалану өчен төнәтмәне ике-өч атна дәвамында эчәргә киңәш ителә. 
Гипертониядән (югары кан басымы): 1 аш кашыгы киптереп вакланган укропка 150-200 мл су кайнатып салып, 15-20 минут төнәтәләр. 1 стакан төнәтмәне, көн дәвамында, ашарга ярты сәгать кала өчкә бүлеп эчәләр. Әлеге рецепт йокысызлыктан да файдалы. 
Ашказаны һәм эчәкләр эшчәнлеге бозылганнан, бавыр авыртканнан: 2 чәй кашыгы укроп орлыгын 400 мл кайнаган суга салып, 30 минут төнәтегез. Сөзелгән төнәтмәне көнгә өч тапкыр – ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчегез.  Бронхит, пневмония вакытында: 500 мл кайнар суга 1 аш кашыгы укроп орлыгы салып төнәтегез һәм көнгә өч тапкыр ач карынга 100әр мл эчегез.

/фото редакция архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев