Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычларны автомат рәвештә алып калалар

Россиядә 20 июньнән Федераль суд приставлары хезмәте (ФССП) эшчәнлегенә кагылышлы төзәтмәләр үз көченә керде. Яңа кагыйдәләр буенча, бурыч түләтүгә бәйле башкару производстволары, ведомство хезмәткәреннән башка гына, махсус мәгълүмати система ярдәмендә, автомат рәвештә кузгатылып, автомат түләтеләчәк.

Кешегә, әйтик, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләүгә бирелгән 60 көн узгач, ЮХИДИ һәм ФССП мәгълүмати системалары автомобиль хуҗасы турында мәгълүматлар белән алыша. Шуннан соң Дәүләт һәм муниципаль түләүләр системасына автомат рәвештә запрос юллана. Штрафның түләнмәгәнлеге турында мәгълүмат килсә, өч көн эчендә башкару производстовосы ачылачак, дип яза “Коммерсантъ”.
Моннан тыш ФССПга элемтә операторларыннан бурычлы кешенең телефон номерын соратып алу хокукы бирелә. Компанияләр мәгълүматны бер тәүлек эчендә бирергә тиеш булачак.
Төзәтмәләр шулай ук аэропортларда еш кына килеп туган хәлләрдән котылу мөмкинлеге ача. Моңа кадәр фәкать пристав карары буенча гына чит илләргә чыгуны тыю алынырга мөмкин иде. Хәзер исә әлеге проблема автомат рәвештә хәл ителәчәк.
Шул ук вакытта мәгълүматлардагы хаталар проблемасы да узганда кала. Элек ФССПга документлар кешенең ФИО һәм туу датасы гына күрсәтелеп җибәрелә иде. Бу исә еш кына бер үк фамилиядәге кешеләрне бутап, акчаны ялгыш башка кешедән алып калу очракларына китерде. Яңа кагыйдәләр буенча, материалларда паспорт, СНИЛС яки ИНН мәгълүматлары күрсәтелмәсә, эш кузгатылмаячак.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев