21 апрель 2022 яңалыклары
-
Уен гына димә!
(Торнаташның үткәне һәм бүгенгесе сәхифәсенең дәвамы)
-
Районыбыз энҗесе
Районыбыз сәләтле балаларга, яшьләргә бай төбәк. Алар укуда, спортта, мәдәнияттә, эштә дә үзләрен оста, һәряклап булдыклы шәхес итеп күрсәтәләр, таныталар. Менә бүген дә сезне шундый уңган, кечкенә булуына карамастан, күпкә ирешкән кызчык белән таныштырырга булдык.
-
Йөрәгемнең ярасы син, Оргыдым
Мин Оргыды авылы малае. Шунда тудым, шунда үстем. Совет армиясе сафларына шушы туган авылымнан алындым. Элек безнең авыл «Ленар» колхозы составында иде. Аның терлекчелек фермалары гөрләп эшләп торды. Күп итеп бозау асрадылар, симертеп хөкүмәткә ит итеп тапшырдылар. Ул сарык фермасында ничә йөз мал булгандыр?! Бездә хәтта куян асрый торган ферма да бар иде. 300 дән артык умартасы белән дә дан тотты Оргыды. Умартачы Мөхәммәтҗа абый җәй айларында берәр тонна бал суыртып тапшыра иде. Үрдәк фермасы аерым мактактауга лаек, анда көз айларында 500 дән артык үрдәкне суеп, эшкәртеп хөкүмәтебезгә тапшырганны яхшы хәтерлим.
-
Армиягә китә егетләр
Иске Абдул авылы мәдәният йорты сәхнәсендә егетләрбезне хәрби хезмәткә чакыру компаниясе башлану уңаеннан, районкүләм тантаналы чара узды. Билгеле булганча, 1 апрельдән язгы чакырылыш башланды, ул 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк.
-
Тукай районы керәшеннәре - Казанда
Районыбызда төрле конфессия hәм милләт кешеләре дус-тату гомер кичерә, хезмәт куя. Халкыбыз үз гореф-гадәтләрен, милли традицияләрне саклап яши. Гаиләләрдә яшь буында туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә. Мәдәни кыйммәтләр кадерләп саклана, яшь буыннан буынга тапшырыла. Тукайлыларның бар дөньяга күрсәтерлек, аны танытырлык милли хәзинәләре дә җитәрлек. Районыбыз бит әле күренекле шәхесләр тудыручы төбәк тә.
-
Кадер киче – иң шәрәфле кичә
Бисмилләәһир-Рахмәәниир-Рахииим Аллаһ Коръәндә «Кадер» (“Кадер кич”) сүрәсендә: «Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә. Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен үә аның хикмәтен нәрсә белдерде? Кадер киченең савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Аллаһның теләге илә һәр кешегә билгеләнгән берьеллык тәкъдир белән. Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы, кояш баеганнан башлап, таң атканчыга кадәр» дип Кадер киченең өстенлеге хакында бәян итә.
-
Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, депутатлар!
Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз!