Кадер киче – иң шәрәфле кичә
Бисмилләәһир-Рахмәәниир-Рахииим Аллаһ Коръәндә «Кадер» (“Кадер кич”) сүрәсендә: «Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә. Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен үә аның хикмәтен нәрсә белдерде? Кадер киченең савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Аллаһның теләге илә һәр кешегә билгеләнгән берьеллык тәкъдир белән. Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы, кояш баеганнан башлап, таң атканчыга кадәр» дип Кадер киченең өстенлеге хакында бәян итә.
Рәсүлебез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм Кадер кичәсен Рамазан аеның егерменче көненнән соңгы кичәләрдә булуын әйткән.
Кадер сүзе мөселман галимнәре тарафыннан өч төрле аңлатыла. Беренче мәгънәсе – хөкем кичәсе, ягъни Кадер кичәсендә, илаһи тәкъдирдә хөкем кылынган эшләр һәм илаһи әмерләр тәгаенләнә. Икенчесе – шәрәф һәм олугълыктыр, ягъни Кадер кичәсе бик шәрәфле – кадерле һәм бик кыйммәтле кичә. Өченчесе – кадер сүзе «кысылу» мәгънәсенә ия. Бу шуны аңлата – Кадер кичәсендә Җиргә иңгән фәрештәләр шулкадәр күп булырлар ки, аларга Җир йөзе тар булып тоелыр.
Болар хакында Раббыбыз «Кадер» сүрәсендә тәфсилләп әйтә.
Кадер кичәсе бик шәрәфле, кадерле кичә, ул кичтә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә Коръәни Кәрим иңдерелә башлый.
Бу кичәдә Раббыбызның рөхсәте белән җиргә фәрештәләр саф-саф булып иңеп торырлар. Кадер кичәсендә кылган гыйбадәтләр, зикерләр, изгелекләр өчен Аллаһ Тәгалә инсанга иксез-чиксез әҗер-саваплар бирер. Кадер кичәсендә кылган догаларны, теләгән теләкләрне, кылган тәүбә-истигъфарларны Аллаһ кабул итәр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Кем Кадер кичәсенең савабы булырына ышанып, ихлас күңелдән ихъя итсә, ягъни гыйбадәт белән үткәрсә, шуның үткәндәге гөнаһлары ярлыканыр», – дигән.
Кадер кичәсендә мөселманнарга гыйбадәттә булу: намаз уку; Коръән уку һәм тыңлау; Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават әйтү; изге догалар кылу; Аллаһтан үзебезнең һәм якыннарыбызның белеп һәм белмичә, ачык үә яшерен кылган гөнаһларыбызны кичерүен сорап тәүбә-истигъфар кылу – иң хәерле гамәлләрдән санала. Ошбу мөбарәк кичәдә мөслим-мөслимәләргә Аллаһны зикер итү, Аллаһ Тәгалә биргән иксез-чиксез нигъмәтләр хакында фикерләү кирәк.
Коръәни Кәрим иңә башлаган Рамазан ае – иң шәрәфле ай. Коръән иңә башлаган Кадер киче – иң шәрәфле кичә. Шәрәфле айда, мөбарәк кичәдә Аллаһтан иманыбызны куәтләп яшәү бәхетен сорыйк.
Кадер кичәсе хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Сезгә Кадер кичәсе хакында хәбәр бирү өчен килдем (һәм шул Кадер кичәсендәге әҗерләргә генә ышануыгыздан куркам).
Шаять, Кадер кичәсенә ышануыгызда изгелек булыр. Соңгы ун көне эчендә тугызы калганда, ул Кадер кичәсен эзәләгез. Җиде көн калганда, калган бишендә һәм өч көне калганда соңгы кичәсендә эзләгез. Ул Кадер кичәсенең галәмәтләре: ул ачык һәм җиңел кич, эсселеге дә һәм салкыны да булмас. Ул кичнең иртәсендә кояш чыгар, кояшның күләгәсе булмас, ягъни томанланмас. Бер кеше ул кичтә әҗер-савапка ышанып уяу торса, Аллаһ Тәгалә аның шул кичтән әүвәл булган гөнаһларын ярлыкар», – дип хәдис-шәрифендә тәфсилләп аңлаткан.
Галимнәр бу хәдисне шәрехләп, ягъни аңлатма биреп, болай диләр: «Тәхкыйк, Пәйгамбәр галәйһиссәлләм кич уяу торуда һәм көндез ураза тотуда ышануны һәм разыйлыкны шарт кылды. Аллаһ Тәгалә вәгъдә иткән савапка күңел белән ышану – иман була. Аллаһ Тәгаләнең вәгъдә иткән савабына юнәлгән һәм Аллаһ Тәгаләгә кечелек кылган хәлдә булу – разыйлык була. Әгәр бәндә Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм бәян иткән савапларга һәм фазыйләтләргә ирешергә теләсә: Рамазан аеның хөрмәтен тану; телне ялганнан, гаибәттән һәм артык сүздән; әгъзаларны хаталардан һәм аяк таюдан, ягъни гөнаһ кылудан; күңелне көнләшүдән, мөселманнарга дошман булудан саклану тиешле. Әгәр моны эшләсә, Аллаһ Тәгалә ул бәндәдән (уразасын) кабул итәрме, юкмы дип куркырга кирәк».
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм уразага кергәнче үк халыкны рухи һәм җисмәни яктан хәзерләгән. Сәлман Фарсидан риваять ителә: «Шәгъбәннең соңгы көнендә Рәсүлаллаһ безгә хөтбә сөйләде. Әйтте: “Әй, инсаннар, тәхкыйк, сезне күләгәләп мөбарәк һәм олугъ ай килде. Ул айда – Кадер кичәсе бар һәм ул кичә – мең айдан артыграк. Янә Аллаһ Тәгалә бу айда көндез ураза тотуны – фарыз, кич уяу торуны нәфел кылды. Гүя, Рамазаннан башка айда фарызны үтәгән кебектер. Бер кеше ул Рамазанда фарызны үтәсә, гүя Рамазаннан башка вакытта җитмеш фарызны үтәгән кебек булыр. Рамазан ае – сабырлык ае. Сабырлыкның савабы – Җәннәт.
Ул ай – тигезлек ае, бу айда мөэминнең ризыгы арттырылыр. Берәү ураза тотучыга авыз ачтырса, аңа кол азат итү әҗере булыр һәм гөнаһлары ярлыканыр”. Без әйттек: “Әй, Рәсүлаллаһ, бездә авыз ачтырырлык ризык юк”, – дип. Пәйгамбәр галәйһиссәлләм: “Аллаһ Тәгалә бу савапны сөт, хөрмә яки бер йотым су белән авыз ачтыручыга бирә. Бер кеше ураза тотучыны туйдырса, аның гөнаһларына ярлыкау булыр һәм ул кешене Раббыбыз минем махсус күлемнән бер мәртәбә эчерер. Бер мәртәбә эчкәннән соң, хәтта Җәннәткә кергәнчегә кадәр сусамас. Ул авыз ачтыручыга ураза тоткан кешенең әҗере кебек, һич ким булмаган әҗер булыр. Ул шундый ай, аның башы – рәхмәт, уртасы – гөнаһларны ярлыкау, ахыры – Җәһәннәмнән азат итү булыр. Бер кеше ураза вакытында хезмәтчесенең хезмәтен җиңеләйтсә, Аллаһ Тәгалә ул кешене Җәһәннәмнән азат итәр”, – диде».
Кадер кичәсен гыйбадәт белән үткәрү олы әҗер-савапларга ирештерә. Бу Кичә хөрмәтенә Раббыбыздан үзебезне һәм дә бөтен мөселманнарны гафу итүен үтенеп сорыйк. Кадер кичәсе хәерле-файдалы, изге эш-гамәлләр кылу, гыйбадәтләр кылу өчен форсат булсын!
Аллаһ ризалыгы өчен тоткан уразаларыбызны Аллаһ кабул итсен! Әмииин.
Габдулла Тукайның иманлы иҗаты
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай «Кадер кич» исемле шигырендә Коръәннең «Кадер» сүрәсен шигъри ысул белән тәфсир кылган. Коръән иңә башлаган Кадер кичәсенең фазыйләтләре хакында бәйнә-бәйнә аңлата. Аллаһ Сүзе –Коръәннең иңүе, Кыямәт көне, үлгәннән соң терелү, мәңгелек тормыш хакында уйланырга чакыра.
Аллаһ Тәгаләнең мөбарәк «Кадер» сүрәсендәге: «Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә» дигән 1 енче аятен Тукай:
Бу Кадер кич, елда бер кич, барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе, – дип тәфсир кылган.
«Кадер» сүрәсенең «Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен үә аның хикмәтен нәрсә белдерде?» мәгънәсендәге 2 нче аятен Г.Тукай:
Сафланыр ул, пакьләнер, бик зур Аллаһның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капусы шәүләсе, – дип тәфсир итә.
Сөекле шагыйребез шигъриятендә Кадер кичәсендә кылынган гыйбадәтләр, догалар бәрабәренә Аллаһ Тәгалә Үзенең диндар инсаннарына рәхмәтен салып, рухыбыз һәм җаныбызның сафлануын, пакьләнүен һәм күк капугълары ачылып, кылган догаларыбызның кабул булачагын бәян итә.
«Кадер» сүрәсенең 3 нче аятендәге: «Кадер киченең савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк» дигән мәгънәне шагыйрь:
Шул капугъдан күндерербез Аллаһыга бер теләк:
Бер Кадер киче Аллаһ каршында мең айдан да изгерәк, – дип тәфсир итә.
Кадер кичендә гафиллек йокысыннан арынырга, күк капугълары ачылган кичне Аллаһка изге теләкләр юлларга нәсыйхәт итә. Кадер кичәсендә кылынган гыйбадәт Аллаһ каршында мең айдан да изгерәк булуын аңлата.
«Кадер» сүрәсенең 4 енче аятендә Аллаһ: «Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр, Раббысының теләге илә, һәр кешегә билгеләнгән берьеллык тәкъдир белән», – ди.
Г.Тукай бу аятьне:
Йон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах үә рух
Һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңәр груһ.
Ул мәләикләр җыярлар тол, ятимнәр яшьләрен.
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын, – дип ап-ачык итеп аңлата.
Соңгы 5 енче аятьтәге: «Кадер кичендә намаз, Коръән укып, ураза тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһтан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы кояш баеганнан башлап таң атканчыга кадәр» дигән мәгънәне Г.Тукай:
Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һичбер каләм,
Тик диярләр: «Барча мөэмингә, мөселманга сәлам!» – дип бәян итә.
Сөекле шагыйребез Коръәни Кәримнең биш аятьле «Кадер» сүрәсен шигъри калыпка салып, халыкка аңлаешлы итеп мәгънәсен аңлаткан. Габдулла Тукайның бу шигъри юллары кешеләргә үгет-нәсыйхәт, иманга килергә өндәү ул.
Г.Тукай Аллаһ Тәгалә кушкан фарыз гамәл-гыйбадәтләрне үтәргә тиешлегебез хакында аңлата. Ошбу шигырендә шагыйрь Аллаһның инсаннарга карата Миһербанлы, Гафу Итүчән булуы хакында искәртә – бәндәчелек белән кылган хата-кимчелекләребез, гөнаһларыбызны Рамазан шәрифтә ураза тотып, изге кичтә – Кадер кичендә Аллаһка гыйбадәт белән, дога кылу белән төзәтергә нәсыйхәт итә.
Рамазан шәрифкә хөрмәтнең әҗере
Кыйсса
Шулай, Рамазан ае керергә бер көн кала, мәҗүси кеше үз өенең ишегалдында ипи ашап утырган баласына: «Улым, иртәгәдән башлап күмәчне тышта түгел, өйдә ашарсың. Иртәгә – Рамазан ае башлана. Мөселманнар рамазан уразасына керәләр. Алар таң вакытыннан башлап кояш батканчыга кадәр ашамыйлар һәм эчмиләр. Без мөселманнарга ихтирамлы булырга тиешбез. Алар бер ай буена Аллаһка итагать итеп ураза тотачаклар!» – ди.
Һәркемгә дә үлем килгәне кебек, бервакыт бу мәҗүси дә вафат була. Шуннан соң, мәҗүсинең бер мөселман күршесе вафат булган ошбу кешене төшендә күреп, аннан болай дип сорый икән: «Йә, хәлләрең ничек, исән чакта утка табына идең, анда ут белән мөнәсәбәтең ничегрәк соң?»
Рамазан аена һәм ураза тотучы мөселманнарга хөрмәт күрсәткән мәҗүсинең җавабы бик гыйбрәтле була. Ул: «Юк, минем хәзер ут белән һичнинди алыш-бирешем юк. Чөнки, мин – мөселман буларак вафат иттем. Үлеп барган чагымда, Газраил килгәч, Раббым Аллаһ аңа: «Әй, Газраил, бу колыма шәһадәт кәлимәсен өйрәт, ул аны әйтсен. Шул рәвешчә хозурыма иман белән килсен! Мин аның иманлы булып үлүен телим, чөнки ул – мөселманнарның уразасына хөрмәт күрсәтте. Рамазан ае дәвамында балаларын өендә генә ашатты, ишегалдына чыгып ашарга рөхсәт бирмәде. Уразага һәм ураза тотучыларга хөрмәт күрсәткән колыма Мин иман насыйп иттем!» – дип әйтте».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев