Уен гына димә!
(Торнаташның үткәне һәм бүгенгесе сәхифәсенең дәвамы)
Компьютер, мобиль телефон, кыскасы, гаджетлар көндәлек тормышкак кергәнче бала-чага, яшүсмерләр хәрәкәтле уеннар уйнап сәламәтлеген ныгыта иде. Уеннарның күпчелеге хәрәкәтле – физкультура белән бәйле булганга, балаларның физик яктан сәламәтлеген ныгытуга зур өлеш кертте. Ә зирәклек таләп иткәннәре зиһеннәрен үстерүдә әһәмиятле урын тотты.
Уен гына димәгез, бала – уен аша тирә-юньне танып-белә, һәр яклап үсә, ныгый. Гади генә тоелган уеннарның да үзенә күрә мәгънәсе дә, файдасы да бар. Хәзерге заман спорт төрләренең нигезендә элекке уен элементлары салынган.
Сезнең игътибарга Миннегаяз Минһаҗевның уеннар, аулак өй һәм боз озату йолалары хакында язып калдырган истәлекләрен тәкъдим итәбез. Болар барысы да – милләтебезнең тарихы. Хәрәкәтле, чослыкка – зирәклеккә корылган уеннарның хәзергесе вакытта – балаларның ясканып компьютер уеннары белән мавыккан чорда, аеруча актуаль булуын искә алсак, бу истәлекләр – искиткеч зур хәзинә. Бу уеннарны балалар бакчасында, мәктәптә тәнәфес вакытларында да кертергә буладыр, мөгаен.
Шаралы
Хәзерге вакытта чирәмдәге туплы хоккей кебегрәк уен. Бу уен өчен кәшәкә белән җилем туп (кулдан ясалган) кирәк. Кәшәкәгә уенчылар берәрсенең лапас, йә койма таягын алалар иде. Югары һәм түбән оч егетләре, малайлары икегә бүленеп шараны авыл башындагы капкага кертергә тиеш. Зурлар да бу уенда бик теләп катнашты. Уен урамда барганлыктан, йорт тәрәзәләренә тиеп ватылган очраклар да булды.
Ике команда арасында уен
Берьяк команда икенче команданың берәр уенчысын «урлап» авыл эчендә кача, яшерелгән малайны эзләп табарга кирәк.
Шәмәйле
Сарык аягының тубык сөяге – шәмәй була. Ике сөяк – берсе озынрак (икеле дип йөртелде – 5 тиен иде). Берсе кыска 1ле булды – 3 тиен. Шәмәйнең төбе төшсә 2 ленеке – 1 ле булып кала. Турыпочмаклык сызып, шуның эченә шәмәйләрне тезеп утырталар. Шәмәе булмаса, шәмәй астына акча сала. Килешкән ераклыктан шул шәмәйләргә аткыч белән атасың. Ул шуып барып сызык эченнән шәмәйне чыгарырга тиеш. Чыкканы – синеке. Икенче төре дә бар иде уенның.
Күлли. Чебенле
Илле сантиметр тирәсе таякны җиргә кагып куялар. Аның башына Г хәрефе шикелле агач ботагын элеп куялар. Билгеле ераклыктан городки таяклары белән шул казыкны атып бәрергә кирәк. Таяк тиюгә, элеп куелган «чебен» очып китә. Чебен тотучы малай шуны барып алып килеп казыкка элергә тиеш. Элсә – аткан малай «чебенче» булып кала. Ә аткан малай таягын чебенче килгәнче алырга тиеш.
Лапта һәм чүрәкә
Лапта – кечкенә көрәк сыман әйбер. Тактадан, сапер көрәге шикелле итеп ясалган. Чүрәкә – цилиндр сыман, 10 сантиметр чамасындагы таяк.
Уенчы лаптасы белән җирдә яткан чүрәкәне сөзеп алып лаптасында үзеннән биегрәк итеп чөйгәләп балл җыя.
Кем иң аз балл җыйган – аңа «җәза» бирелә. Һәр уенчы үзенең бал санынча чүрәкәне сугып ераккарак суга. Чүрәкәгә тидерә алмаса да исәпләнә. Мәсәлән, 5 тапкыр сугып 150 м. ераклыкка җиткерде, ди. Җәза алган малай шунда барып, чүрәкәне кулына алып, тын алмыйча «Күлли-и-и-и» дип кычкырып старт урынына йөгерә. Тавышын тыңлап торалар – өзелсә, тагын бер тапкыр сугып араны ерагайталар. Шулай һәр уенчы бу малайны күллиләтә.
Чокыр туп
Уенчылар санынча шара-туп төшәрлек итеп бер турга чокырлар ясап куялар. Һәр чокыр бер уенчыга атала. Тупны, гадәттә, яз көне сыер, ат ябагасыннан йомарлап ясыйлар. Чокырлар өстеннән тупны тәгәрәтеп җибәрәләр. Туп кем чокырына төшә, тупны алып, йөгереп качып җитешмәгән уенчыга атып тигезергә тиеш. Тимәсә – уенны шул ук кеше алып бара, тисә – туп тигән уенчы.
Пленга алу
Сугыштан соң барлыкка килгән уен. Ике команда катнашында уйнала. 1 енче команда уенчылары авыл буенча качалар, аерым-аерым. 2 нче команда аларны эзләп таба. «Биреләм» дигәнче ике малай көрәшә. Бу – физик яктан көчле, сәламәт булып үсүгә йогынты ясый торган уен.
Үрдәкле
Парлы уен. Су коенганда беренче уенчы тоттырмас өчен йөзеп, чумып кача. Ярга чыгарга ярамый. «Әбәкләү» җитә. Әбәкләгәне «үрдәк»кә әйлән.
Тау шуу
Кыш көннәрендә чана шуу – авылда төп уеннарның берсе. Кышлар – суык, карлы-буранлы була торган иде. Лапасны, тәбәнәк йортларны кар күмеп киткән чаклар да еш булды. Кичтән күрше-тирә бер-берсенә: «Иртән чыга алсаң безнең ишекне ач» дип кисәтеп кую гадәте яшәп килде. Кая карама, кар тавы. Кечкенә чаналар белән тауда шуу – бик күңелле, бик рәхәт бер шөгыль булды. Кичләрен, ат чаналары бушагач, аларда да шуа торган идек. Хәтта зурлар да бу уенны яратты.
Әй, аулак өй, аулак өй!
Аулак өй – халкыбызның матур гореф-гадәте. Анда сөйгән яр тапканнар, күрешкәннәр, сөйләшкәннәр, серләшкәннәр. Анда җырлаганнар, кызлар һәм егетләр бер-берсен «чеметкәләп» такмак әйтешкәннәр. Анда тел «чарлаганнар».
Ул вакытларда авыл җирендә клуб, китапханәләр булмады. Кич белән яшьләр аулак өйгә җыелып күңел ачалар иде. Әти-әни кунакка киткәч, өйдә калган кыз-кыркын иптәш кызларына: «Бүген бездә – аулак өй!» дип хәбәр сала. Кич җиткәч, һәркем хәзинәдә барынча, хәленнән килгәнчә, күчтәнәч кыстырып аулак өйгә килә. Аулак өйдә таба ашы пешә. Егетләр җыела. Аулак өй ашы – тәмле, уеннары – шәп. Арка сугыш, ачык авыз, табышмак әйтеш. Билгеле инде, җыр-бию, уен-көлке... Гармунчыга аерым хөрмәт. Егетләр-кызлар таңгача уеннар уйнап, җырлап-биеп, сөйләшеп утырырлар иде. Бу аулагөйләрдә бер начарлык та булмады. Ул заманда халык әдәпле, әхлаклы иде.
Боз озату яки «Ак пароход» йөзәдер... ташкын суларында
Авылар елга тирәсенә урнашкан була. Иртә язын, кар сулары эри башлагач, елгаларда боз кузгала. Бу мизгелне – ташкын китү вакытын авыл халкы үзенә күрә бер бәйрәм төсле үткәрә. «Боз озату» дип атала ул. Боз озатырга бала-чага, яшьләр аеруча маһир. Яшьлеген сагынып, балачагын искә алып кайбер урта буын кешеләре дә елга ярына килә.
Боз озату күңелле була иде. Яшьләр уеннар оештыра. Әйләнеп җырлау – шул уенның бер төре. Елга ярына килгән яшьләр кулга кул тотышып – боҗра ясап басалар да, җырлап әйләнәләр. Уртага бер кешене бастыралар һәм аңа карата җыр башкаралар.
Агыйделдән агып килә
Яшел буяулы сайгак.
Килеп керә, сәлам бирә
Сандугач кебек сайрап.
Аннан такмак әйтешү китә. Егет кеше бер кызны алып әйләнеп ала. Аннан шул кызга карата җыр туа.
Мәк чәчәге, мәк чәчәге
Мәк чәчәге ал була.
Күзең сирпеп бер елмайсаң
Йөрәгемә ял була.
Кара-каршы җырлашу була. Монда, һәрвакыттагыча, парлы җырлы-уен бик кызык була иде. Мисал өчен, «Чума үрдәк, чума каз» уены. Егетләр һәм кызлар «Чума үрдәк, чума каз» дип ике тапкыр такмаклый, куллар болгана.
«Гарифҗан үзенә иптәш эзли» дип ике тапкыр такмаклыйлар, бу вакытта куллар ычкындырыла, чәбәкәй итәләр. Башта торган Гарифҗан уртадан уза һәм Мәгъфияне алып икенче башка баса. Яшьләр: «Мәгъфияне ярата, ярата» дип ике тапкыр кабатлыйлар. Парсыз калган кеше алга баса. Уен шул рәвешле дәвам итә.
Егетләр көндез үк әзерләп куелган салам көлтәләренә ут төртеп якыннан аккан берничә бозга утыртып җибәрәләр. Ут бик ерактан ук күренә иде. Әйтерсең лә, ташкын суларында, ак пароход, утларын балкытып йөзеп бара...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев