Исерек көе руль артына утырган
Авлаш авылыннан Алик В. (исеме үзгәртелгән) исерек хәлдә хокук тәртибе сакчылары тарафыннан, быел 26 апрельдә 19 сәгать 15 минутта руль артында «Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт» автоюлының җиденче километрында тоткарланган. Ир-ат бишенче дистәне күптән алмаштырган, гаиләсе, балалары бар, аларга ул үрнәк күрсәтергә тиеш тә бит. Аның исерек килеш рульгә утыруы факт.