Исерек көе руль артына утырган
Авлаш авылыннан Алик В. (исеме үзгәртелгән) исерек хәлдә хокук тәртибе сакчылары тарафыннан, быел 26 апрельдә 19 сәгать 15 минутта руль артында «Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт» автоюлының җиденче километрында тоткарланган. Ир-ат бишенче дистәне күптән алмаштырган, гаиләсе, балалары бар, аларга ул үрнәк күрсәтергә тиеш тә бит. Аның исерек килеш рульгә утыруы факт.
Шушы көннәрдә аңа суд булды. Алик В. РФ Административ хокук бозулар кодексының 128 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип танылды, аңа 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнде.
Хәзер Авлаш авылы кешесенә җәяү йөрергә туры киләчәк. Бу вакыт эчендә ул, мөгаен, тәүбә итәр һәм бүтән беркайчан да исерек көе руль артына утырмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев