Иманлы балачак
Шәһәрдә үскән оныгыңның түбәтәй киеп мәчеткә йөрүенә кайсы әби-бабай гына сөенмәс икән?
Мин дә мәчетебездә быел да балалар өчен әдәп-әхлак һәм дини башлангыч тәрбиясе түгәрәге ачылуын ишеткәч ике дә уйламыйча оныгым Кәримне иманлы балалар исемлегенә теркәүләрен сорап имам-хатыйбыбыз Мөдәфис хәзрәт Ахунов исеменә гариза яздым. Инде түгәрәкнең икенче атнасы бара. Балада уңай якка үзгәрешләр күреп сөенешәбез. Үзе дә мәчеткә барырга атлыгып тора Кәрим. Балалар саны да күп түгәрәктә. Быел да 30 га якын бала мәчет ишекләрен ачып кереп иман юлына атлады.
Балаларның тәрбиячеләре Әнисә абыстай да: - Мәчеткә йөрүче балаларның карашлары ук сөйкемле, ди. Күренеп тора тәрбияле балалар, димәк өйдә дә ата-ана дөрес тәрбия алып бара,-ди, икенче тәрбияче Галия абыстай да әңгәмәбезгә кушылып. Баксаң мондый түгәрәк Биклән мәчете каршында инде дүртенче елын эшләп килә икән. Быел тәрбияче абыстайлар рәтенә Лилия абыстай да кушылган. Ул да балаларның мәчет бинасына керүгә үк үзләрендә ниндидер җаваплылык тойганнарын сизәм, ди.
Ә бүген мин бу сүзләргә үзем үк инандым. Мин елдагыча балалар белән очрашуга килдем. Алар белән иҗатым турында сөйләштек. Аларны бигрәк тә “Биклән авылы тарихы” китабы кызыксындырды. Үзем иҗат иткән әниләр турындагы “Әнием-кояшым” дигән җырымны җырлаганда да балалар бик тә дикъкать белән тыңлап утырдылар. Ул арада Мөдәфис хәзрәт үзе килде. Балалар дәррәү аның каршына йөгерделәр, диндә каралганча “Әссәләмәгәләйкүм” диеп исәнләштеләр. Аннары Мөдәфис хәзрәт укыган азанга кушылып азан сүзләрен кабатлап тордылар. Апалары тәмле итеп чәй өстәле әзерләде. Табынга коймак, торт, гөбәдия кебек затлы ризыклар тезелде. Баксаң, тәмле коймакны авылдашыбыз, оныклары шушы түгәрәктә инде ничәнче ел охшатып йөргән Альфира Мостафина, ә тортны аның килене Алсу пешергән икән. Коймак та, торт та телең йотарлык тәмле. Әлбәттә инде мин күчтәнәч итеп алып килгән татар мили ашы – гөбәдия дә ашап туймаслык!
Менә шулай көн саен дини тәрбия дә, әдәп-тәрбия дәресләре дә алып кайта балалар, сабыйларыбыз мәчеттән. Араларында кечкенәләре дә, олырак яшьтәгеләре дә бар. Әмма бала бала инде ул, аларга күз-колак булырга кирәк. Ә укытучыларның балаларны яратуы бу күркуны җиңә. Түгәрәкнең соңгы көнендә азан әйтү буенча бәйге оештырачакбыз,диде Әнисә абыйстай. Димәк нәкъ менә мәктәптәге кебек имтихан бирү кебегрәк булачак инде бу. Әйе, бу балаларның беренче дини имтиханнары. Кыйблаларын белсеннәр иде балаларыбыз, дөрес юлдан китсеннәр иде дигән теләктә, шул максатны күздә тотып эшләнгән дә инде бу кирәкле гамәл. Бу урында мин түгәрәккә йөргән барлык балалар, ата-аналар, әби-бабайлар исеменнән имам-хатыйбыбыз Мөдәфис хәзрәткә, Әнисә, Галия, Лилия абыстайларга ихлас рәхмәт хияләремне белдерәм. Аларга исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, иман байлыгы телим. Күз явын алырлык матур, чиста мәчет диварларыннан балалар укыган азан моңнары ишетелеп торса, бу инде милли кыйблабыз бар, телебез, калебебез исән дигән сүз.
Язучы, шагыйрә, төбәк тарихын өйрәнүче, драматург, Тукай районы гимны авторы – Рәзинә Сәетгәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев