Бөркетләр ничек яши? Әйдә карыйк!
Бу айда кошларны яратучыларның шатлыгы зур. Күрше Алабуга урманында урнашкан кояш бөркетләре оясын онлайн режимда интернента күрсәтү башланды. Узган сезонда бу мавыктыргыч чара күпләрдә кызыксыну уятты. Алтын һәм Алтынай исемнәре бирелгән бөркетләрнең кайтуын түземсезлек белән көтеп алдык. Быел бөркетләр 25 мартта ояда пәйда булдылар, ләкин, гаҗәп, Алтын урынына яңа яшь бөркет оя корырга теләп мәш килә башлады, интерненттан күзәтүче тамашачылар шунда ук аңа Әмир, дип исем бирделәр. Алтынай башта яңа партнерга каршы тормады һәм ояга беренче ботакларны китерергә рөхсәт итте.