Хөрмәтле тукайлылар!
17, 18, 19 сентябрь көннәрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатларын сайлыйбыз. Бу көннәрдә без илебез белән идарә итәчәк команданы билгеләячәкбез. Россиянең, Татарстанның, шулай ук районыбызның социаль-икътисадый үсеше, яшәешнең тотрыклы булуы, социаль сәясәтнең дөрес юнәлештә гамәлгә ашырылуы, милли үсеш, ветераннарның, яшьләрнең, гаиләләрнең якланган булуы безнең дөрес карар кабул итүегездән тора. Илебезнең алдагы биш елдагы үсешен үзегез сайлаган партияләргә һәм кандидатларга ышанып тапшырабыз.