Сакланганны Аллаһ саклар
Быелгы җәй аномаль коры һәм эссе килде. Кайбер районнарда явым-төшем бөтенләй юк, безнең җирлектә дә яңгырлар сирәк ява. Коры һәм эссе һава торышы янгыннар чыгуга сәбәп була. «Бурдан – кала, уттан калмый» ди халык. Һава температурасының айлар дәвамында бик югары торуы сәбәпле быел янгыннар аеруча еш күзәтелде. «Бу афәттән саклану өчен профилактик чарага аеруча нык игътибар бирергә кирәк», – ди «Ассорти» бакчачылык ширкәте бакчачылары.
Артык эсселек һәм яңгырлар булмау сәбәпле, Татарстан республикасында, шул исәптән безнең районда да, гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу режим 30 июльгәчә дәвам итәчәк. Аннары, ситуациягә карап, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аерым карар кабул итәчәк.