Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары тизлекле интернент булачак

Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча төбәктә социаль әһәмиятле объектларны Интернет челтәренә тоташтыру буенча эш алып барыла. 2021 елда югары тизлекле Интернетка 2347 объект тоташтырылачак. 1600 км җепсел-оптика элемтә линияләре сузылачак. Тагын 305 торак пункт социаль әһәмиятле объектларны тоташтыру проекты кысаларында (2019 елдан 2021 елга кадәр) «Оптика»га тоташтырылачак.

2021 елның 30 августына якынча 2 мең объектны тоташтыру күздә тотыла, 2021 елның 31 октябренә объектларның саны 2347 (100%) тәшкил итәчәк. Планлаштырылган 1600 км җепсел-оптика линиясенең 551 километры, ягъни планның 35%ы инде салынган. «Оптика» салынган объектлар саны 1655 яки 70% тәшкил итә. Файдалануга 211 тапшырылган, ягъни 9% тәшкил итә. Шул ук вакытта 10 объект тоташтырылган һәм сынау уздырылган.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, башкарылган эш республика өчен бик мөһим. Ул "Таттелеком" компаниясенә, Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы белән берлектә, республиканың социаль әһәмиятле объектларын Интернет челтәренә тоташтыру буенча эшне дәвам итәргә кушты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев